Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә 77 ел

Сираҗетдин Хөснетдин улы турында

Бөек Җиңү көне якынлаша.

Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашларыбызны искә алып, хәтерләп, барлап торабыз. Үлемсез полк фотоальбомына тагын бер авылдашыбыз өстәлде.
Җиңү көнен якынайткан безнең бабайлар. Сүзем, истәлекләрем бабаем Сираҗетдин Хөснетдин улы турында.
Хөснетдинов Сираҗетдин Хөснетдин улы 1893 елда Ары авылында крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы башлана. Илебезгә коточкыч афәт килә.
Ары авылыннан да бер - бер артлы ир - егетләр сугышка китеп баралар.1942 елда бабам да сугышка китә. Сугышның иң алгы сызыкларында сугыша.Бик күп шәһәр - авылларны азат итүдә катнаша. Шундый каты сугышларның берсендә ,сугыш кырында авылдашы Сафиуллин Миңлеәхмәт Җамали улын очрата. Миңлеәхмәт абый каты яраланган була. Бабаем аны сугыш кырыннан госпитальгә илтә.Әхмәт абый дәваланып кабаттан сугышка керә.1945 елда сугыш беткәч,бабаем туган авылына кайта.Колхозда ат җигә башлый.( Аның Җәмилә исемле аты була). Шул аты белән колхозның төрле эшләрен башкара.
Әхмәт абый да сау сәламәт килеш туган авылына кайта..Һәр елның Җиңү көнендә Әхмәт абый бабаема күчтәнәчләр алып килә торган була.,килә иде..Үзенең исән сау калып, сугыш кырларыннан туган якларына әйләнеп кайтуына : "Гомерем буе авылдашым Хөснетдин улы Сираҗетдин абыйга рәхмәтле мин ",дип әйтә торган булган. Яхшылык җирдә ятмый ул..Бик күп еллар дус,тату булып,Ары авылында бер урамда гомер итәләр алар..
...Сугышның әче хәсрәтләрен бик еш искә алалр иде..иде дип язам, чөнки ул минем бабам иде. Хәтирәләр кабат яңара.Бабаем бик тә биергә ярата торган булган.83 яшендә булуга карамастан, бабаем Казан шәһәре сәхнәләрен дер селкетеп биеп кайта..83 яшьлек бабай дип әйтүгә,бөтен тамашачы аңа аягурә басып кул чапкан.(Бу истәлекләрне миңа Гәрәфетдин абый сөйләде)Бабайның 3 улы була..Өчесе дә гармунчы булалар..Авылның бер дигән оста гармунчылары.
Алар инде күптән барысы да гүр ияләре.
Бүген искә алып язганнарым, телгә алынып үткән барысы өчендә дога булып ирешелсен иде.

Әлеге язма https://vk.com/id189052797 дан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев