Тыл һәм сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр
Олы Әтнә авыл җирлегендә гомер итүче тыл һәм сугыш чоры балаларын хөрмәтләделәр.
Изгелек социаль үзәк кызлары өлкәннәребезне табадан яңа пешкән коймак, кайнар чәй, тәм - томнар белән сыйладылар. Ахырдан ветераннарыбыз Әтнә татар дәүләт драма театры куйган "Кичер мине, әнкәй" спектаклен карадылар.
Бер - ике ел коронавирус әфәте аркасында очраша алмыйча торган ветераннарыбыз, бер - берсе белән очрашкачтын сагынылган дип, бүген пешергән коймаклары бигерәк тә тәмле булды дип сөйләштеләр .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев