Әтнәләр! Салымыгызны вакытында түләгез һәм тыныч йоклагыз
Белми калмагыз

Әтнәләр! Салымыгызны вакытында түләгез һәм тыныч йоклагыз

Быел республикабызда милек салымын түләү үзенчәлекләре турында белдек.

Бу хакта Федераль салым хезмәтенең республика буенча идарә җитәкчесе Марат Сафиуллин белән узган брифингта хәбәр иттеләр.
Башта инде җыелган суммаларга һәм, гомумән, саннарга игътибар итик. Спикер әйтүенчә, Татарстан казнасына салымнардан барысы 27 млрд сумнан артык сумма керергә тиеш.
Бу көнгә инде 5,3 млрд сум түләнгән, әмма бу тиешленең 40 % тирәсе генә. Шулай да салымнар җыйнауның ел саен диярлек тулысынча үтәлүен исәпкә алганда, быелгысы да 100 % тирәсе тәшкил итәр дигән өмет туа. Еш кына, бигрәк тәд өлкән яшьтәгеләр салым кәгазе килмәүгә зарланалар. Бу хакта әйтелгән иде инде: кәгазь бөтен кешегә дә килми һәм аны көтеп ятарга кирәкми.
Дөрес, быелгы үзенчәлек дип ведомство башлыгы электрон салым хәбәрнамәләре санының сизелерлек артуын атады. Шунысы да бар, кәгазь квитанцияләр Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы һәм шәхси кабинетка керү мөмкинлеге булмаган кешеләргә генә җибәрелгән. Тагын бер мөһим мизгел бар, әгәр гражданин ике оешмада хезмәт хакы алган һәм лимитны 2,4 млн сумга арттырган икән, салым лимитны арттырудан чыгып исәпләнә", — диде Марат Сафиуллин.
Исегезгә төшерәбез, узган елдан Россиядә НДФЛның прогрессив шкаласы гамәлдә. Аның буенча 13% салым кереме 2,4 млн сумга кадәр булган гражданнарга гына салына. 2,4 миллионнан 5 миллионга кадәр керемнәр өчен ставка — 15 %, 5 миллионнан 20 миллионга кадәр — 18 %, 20 миллионнан 50 миллион сумга кадәр — 20% һәм 50 миллион сумнан артыграк булса, 22% тәшкил итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның 43 кешесе 1 млрд сумнан артык керем алган. Әтнәләр! Аң булыгыз! Салымнарны вакытында түләү һәрберебезнең изге бурычы. Иң мөһиме — ашыгыгыз һәм тыныч йоклагыз, җәмәгать: милек салымнарын түләү өчен 3 атна азрак вакыт калып бара. 1 декабрьгә кадәр аны түләп бетерү сорала.

Нет комментариев