Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Балалар өчен Россия күләмендәге рәсем конкурсы игълан ителде

Эшләрне тапшыру 2018 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итә, җиңүчеләр октябрьдә билгеләнәчәк.

1 яшьтән 18 яшькәчә булган яшь татарстанлылар "Төрле төсле тамчылар" ("Разноцветные капли") Россиякүләм балалар рәсем конкурсында катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

  • Конкурста катнашу өчен, проектның www.разноцветныекапли.рф сайтында теркәлү узарга, анкета тутырырга һәм шәхси кабинетта бер яисә берничә номинация буенча эшләрне теркәргә кирәк. Рәсемнәр jpeg, tiff, pdf форматларында кабул ителә. Файлда рәсемнең скан аша чыгарылган яисә фотога төшерелгән сурәте булырга тиеш. Рәсем бозылмаган, капланмаган, каралтылмаган, яктыртылмаган яисә кире ягы белән әйләндерелмәгән булырга тиеш.

Конкурс темалары: "Су – табигать дөньясының аерылгысыз өлеше" (3-6 яшьлек балалар өчен); "Россия елгалары"; "Су хайваннары"; "Суны чиста итеп саклыйк". 13-18 яшьлек катнашучылар өчен махсус номинация бар. Ул – "Безнең елгаларга – чиста ярлар!".

Эшләрне тапшыру 2018 елның 30 сентябренә кадәр гамәлгә ашырыла, йомгак ясау һәм җиңүчеләрнең исемнәрен билгеләү октябрьдә булачак.

Конкурста катнашу турында тулырак мәгълүмат http://разноцветныекапли.рф. сайтында. 

  • Конкурсның максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар бергәлеге арасында су ресурсларын сакчыл куллану һәм су ресурсларына карата хөрмәтле мөнәсәбәт идеяләрен популярлаштыру.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/04/169082/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев