Белми калмагыз
Эшсезлек буенча пособие кайчанга кадәр түләнәчәк?
Ил башлыгы Владимир Путин эшсезлек буенча пособие түләү өчен 13,5 млрд. сум бүленәчәк диде.
Җәй азагына кадәр хөкүмәт бу максат буенча 13,5 млрд сумнан артык акча юнәлтү хәстәрен күрәчәк. Эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме август аена кадәр 4 500 сум тәшкил итәчәк, аннары ул мең ярымга кадәр кимиячәк. 2020 елның 1 мартыннан эшен югалтучылар өчен түләнә башлаган 12130 сумлык пособие һәм 1марттан эшләрен югалтучыларның балалары өчен 3 000 сум акча түләү шулай ук августка кадәр озайтыла. Әйткәндәй,Башкортстанда 2019 елның 1 мартына 23 405 кеше эшсез дип теркәлгән, бу ел башына караганда 3 814 кешегә яисә 19,5% ка күбрәк.
Автор : Каспранова Ләйсән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев