Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Белми калмагыз

Күреп калыгыз: моның кадәр сәламәтлек саклау хезмәткәре гел килмәс

Иртәгә "Ашыт" спорткомплексы "Сәламәтлек -2019" исеме астында узучы

сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 17 нче төбәкара спартакиадасын кабул итәчәк.

Иртәгә Әтнәгә Арча, Балтач, Кукмара, Саба  район үзәк больницаларының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре - барысы  200 гә якын кеше киләчәк.

Бәйге иртәгә,  17 май көнне,  9.00 сәгатьтә башланачак.  Сәламләү өлеше  алданрак була.

Биш район командасы 6 спорт төре - җиңел эстафета, бадминтон, волейбол, шахмат, өстәл теннисы, канат тарту буенча көч сынашачак. Баш судья: Ирек Мөхәммәтшин.

Спартакиадада беренче урынны алган команда республика бәйгесендә катнашачак.

С.Мингатина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев