Нәтиҗәсен хәбәр итәрбез дигән идек.
Казанда кичә һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында журналистиканың «Көмеш каләм» IV республика иҗат бәйгесе булды. Ул Казан технология һәм дизайн көллияте базасында оештырылды.
Анда безнең Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студенты, татар теле буенча республика олимпиада бәйгеләрендә җиңүче Азат Әскаров ( укытучысы - Зөлфидә Насыйрова) катнашты һәм икенче урын алды. Үзен күрсәтә алды.
Нет комментариев