Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

24 апрель көнне газетабыз үзенең 32 яшен билгеләп үтә - Туган көнебез белән!

Безгә хәбәрчеләребез - газетаның тормышы белән яшиләр.

һәр сулышын белеп торалар. Газета чыгару өчен зур ярдәмнәрен күрсәтәләр. Һәм без аларга да, Сезгә дә бик рәхмәтле. Төрле шартларда эшләдек, төрле вакыт аралыгын уздык. Сыналыр өчен вакыт җитәрлек булды. Тик без аерылмадык. 
Редакция коллективы халык мәнфәгатьләрен өйрәнеп эшләвен дәвам итә, без бүгенге авыр шартларда да Сезнең өчен эшлибез. Газетабызны бүген интернет мөмкинлекләр белән дөнья халкы укый. Төркияләрдән хатлар язалар. Россия төбәгенең төрле почмакларында яшәүче якташларыбыз газетабызның электрон вариантын алдыралар. Сайтларыбыз да Сезнең өчен көн дәвамында гына түгел, тәүлек дәвамында эшли. 

Адәм баласы гомер буе өйрәнгән кебек, газетабыз да төрле үсеш чорын үтә. Сөртенә-сөртенә барган вакытларыбыз да, йөгергән чакларыбыз да, макталган вакытларыбыз да бар. Сезнең ярдәм белән яхшылар рәтендә барабыз. Моннан соң да газетабызны бергәләп чыгарыйк. 

Газета укучыларыбызны бүгенге иң зур бәйрәмебез - "Әтнә таңы"ның туган көне белән котлыйбыз. Гомерле булсын иде ул. Ташламалы подписка вакыты. Язылыгыз, Укыгыз, Языгыз! Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/kon-temasi/tugan-knegez-beln

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев