Яңа Әтнәдә бирнә җыйдылар
Яңа Әтнә авылында бик күңелле итеп бирнә җыйдылар.
Авылларда милли бәйрәмгә әзерлекнең аеруча тәэсирләндергеч, бәйрәм рухы өсти торган аерылмас өлеше - бирнә җыю оештырылды.
Әлеге чарага һәр авыл үзенчә әзерләнә.
Яңа Әтнә авылында үзенчәлекле, кулдан эшләнгән «мини» тракторны бизәп, гармуннар белән сандыкка җыеп бардылар бирнәне.
Бирнә җыючылар Һәр капка төбендә туктап биеп, хуҗаларны җырлатып күңел ачтылар. Авыл өстенә таралган җыр-моң, гармун тавышы бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев