Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Нечкәрде күңел кыллары... 

Шаулап-гөрләп Ураза гаетен уздырдык.

Атна уртасы булса да һәм иртүк торырга туры килсә дә, Гаеткә килүчеләр күп булды. Казаннан һәм якын-тирә шәһәрләрдән махсус кайтучылар да күренде.

Әмма бу мәкаләнең асылы ул түгел, ә район күләмендә уздырылган ифтар мәҗлесен искә алып, райондашларның аңа булган мөнәсәбәтен чагылдыру. 
“Ифтар – Ураза тотучы өчен иң күңенлле мизгелләрнең берсе. Авыз ачканга күрә түгел, шушы вакытта күңелләр нечкәрә, бер-береңә ярдәм итү, итагатьлерәк булу теләге көчәя. Сәбәбе нидә икәнен белмим, әмма бу чынлыкта шулай”, - диде бер танышым Олы Әтнә мәчетендә авыз ачып, ахшам намазын укырга җыелгач. 


Аның бу фикере белән килешмичә дә булмый, төп мәчетебезгә 150ләп дин-кардәш кереп тулгач, күңел түгел, әллә нинди җирләр нечкәрде бугай. Ә инде алгы сафларда район башлыгын һәм район җитәкчеләрен дә күргәч, якташ шагыйрь әйтмешли – “бер горурлык хисе” баш калкытты. Бер калыкканнан соң, Кала Тау ресторанында узган ифтар мәҗлесендә ашап-эчеп өйгә кайтып җиткәнче түбән төшмәде дә дияргә кирәк. Дәлилсез буш сүзле мәкаләгә әйләнмәсен өчен, авыз ачу мәҗлесе барышын баштан ук искә алыйк. 
...Мәчеткә килгән һәркемне диярлек имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт каршы алды. Ахшам вакыты кергәнче вәгазьләнеп алдык. Күңгәрдән Рубис хәзрәт моны бик күркәм һәм үтемле итеп башкарды. Һәрхәлдә сәгатькә якын вакыт сөйләнгән вәгазь бер мизгелдәй үтте дә китте... әле җитмәде дә. Үзебезнең Олы Әтнә егете Айнур Мөхәрләмов моңлы итеп азан әйткәннән соң, ахшам вакыты керде. Һәр кешегә шешәле су өләшенгән иде – шуның белән авыз ачтык һәм барыбыз бергә имам-мөхтәсибкә оеп ахшам намазы укыдык. Мәчеттәге шулкадәр халык бергә намаз укыганны күрү гаҗәп тә, куанычлы да икән ул. 


Моннан соң мәчет каршындагы автобусларга утырып Кала Тауга юл алдык. Ресторанда мөселманча киенгән кызлар каршы алды. Дөресрәге, сый-хөрмәттән сыгылып торган табыннарны һәм аш-су ташып торучы кызларны күреп хозурландык. Хур кызлары оҗмахта гына була диләр тагын! 
Биредә тукландык, рәхмәтләрне әйтеп таралыштык. Кабат автобусларга төялеп, Олы Әтнә мәчетенә кайтарып куйдылар. Автомобиль белән килүчеләрнең транспортлары шул тирәдә калган иде. Аларны “иярләп”, тәравих намазы укырга дип авылларга чаптык. 
Шөкер, бик кирәкле гамәл булды бу. Хәдисләрдә: “Берәр кеше уразадагыларны җыеп ифтар мәҗлесе уздырса, үзе дә ураза тоткан савапка ирешер”, дигән юллар бар. Бер генә теләк: дәвамлы булсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев