Сабан туе, хезмәт туе, бәхет һәм шатлык туе...
Әтнә Сабан туеның изюминкасы булган, мәйданга атлар керү белән башланып китте.
Сабантуй элек-электән кыр батырларына, табын түрләребезне ак алтын белән тәэмин итүче нык беләкле савымчыларыбызга һәм дә терлекчеләребезгә рәхмәт белдерү, аларны данлау чарасы булган. Замана барган саен бәйрәм тантанасы үзгәреш кичерә. Әмма Әтнәдә милли гореф-гадәтләребезгә тугры калып, бәйрәм ачылышыннан соң, сәхнәгә иң элек авыл хезмәтчәне күтәрелә. Хезмәт алдынгыларын тәбрикләүдән соң, Сабантуй уеннары, ярышлар башланып китте.
Быел традициягә кергән уеннардан тыш, “Чиләк-баттл”, аякка ластылар киеп, җилкәгә шариклар тутырылган савытны куеп ярышу, “Пар ат” – ике кеше “атка” атланып, конусны әйләнеп чыгу, “Чылбыр-батыр”, “Су ташу” (монысы яңа төр, кабартылган көянтә-чиләк белән су ташу) уеннары да бар иде. Яңалыкны һәркем ярата. Әлеге уеннарда катнашучылар да күп булды. “Җәйге шуу” командалы чаңгы ярышында берничә кеше әллә ничә тапкыр килде уенда катнашу өчен.
Һәр ярышның үз җиңүчесе булды. Әлбәттә, берәү дә бүләксез калмады.
Йөзек кашы – татар көрәше


Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Татар көрәше, гомер-гомергә Сабантуйның күрке булган. Быел яшүсмерләр арасыннан да бил алышырга чыгучылар күп иде. Матур көрәштеләр, киләчәктә үзләрен танытачаклар әле.
Җиңүчеләргә килгәндә, урыннар түбәндәгечә.
Яшүсмерләр арасында
35 килограмм авырлыкта:
1 урын – Рәсил Рәхимов, Әтнә.
2 урын – Ильяс Хөрмәтуллин, Әтнә.
3 урын – Илдан Галимҗанов, Чишмәле Сап.
4 урын – Аяз Хөрмәтуллин, Әтнә.
45 килограмм
1 урын – Риназ Хәкимов, Кышлау.
2 урын – Шамил Минәхмәтов, Төрекләр.
3 урын – Әмирхан Ишморатов, Әтнә.
4 урын – Дамир Хаҗиев, Мокшы.
55 килограмм
1 урын – Ильяр Мөхәмәтшин, Олы Мәңгәр.
2 урын – Рәсүл Нәбиуллин, Казан.
3 урын – Абдулла Наимов, Күңгәр.
4 урын – Али Наимов, Күңгәр.
65 килограмм
1 урын – Булат Хаҗиев, Мокшы.
2 урын – Инсаф Зарипов, Казан.
3 урын – Филүс Йосыпов, Көек.
4 урын – Рамазан Галимов, Казан.
65 килограммнан югары
1 урын – Ислам Искәндәров, Арча.
2 урын – Рүзәл Камалиев, Кышлау.
3 урын – Илназ Зарипов, Казан.
4 урын – Айрат Гыймранов, Көек.
Өлкәннәр арасында
65 килограмм
1 урын – Руслан Сафин, Әтнә.
2 урын – Раил Галимҗанов, Әтнә.
3 урын – Ранил Фазылов, Казан.
4 урын – Илһам Загрутдинов, Күшәр.
75 килограмм
1 урын – Камил Хаҗиев, Мокшы.
2 урын – Даил Зиннәтуллин, Кышлау.
3 урын – Ильяс Гарипов, Казан.
4 урын – Рәсим Сафин, Кышлау.
85 килограмм
1 урын – Илсаф Абдуллин, Әтнә
2 урын – Ислам Искәндәров, Арча.
3 урын – Илмир Әскаров, Көек.
4 урын – Альфред Гайфетдинов, Әтнә.
85 килограммнан югары
1 урын – Радик Шакиров, Бәрәскә.
2 урын – Рифат Фомин, Күшәр.
3 урын – Радик Шәрәфиев, Иске Җогып.
4 урын – Рәдиф Сафин, Орнашбаш.
Көрәшчеләр Каенсар урманының яшел чирәменә ятып бил алышты. Җиңел булмагандыр аларга. Кырыйдан карап торган тамашачылар арасында да аларны җәлләп куючылар булды, хәтта.
Баш батырны билгеләү дә 75 килограмм авырлыктагы Камил Хаҗиев белән 85 килограммнан югары үлчәүдәге Радик Шакиров арасында бик кискен барды. Егетләр бер-берсенә бил бирергә теләмәде. Камил Хаҗиев балл туплап беренчелекне алып барса да, сөлгеләрне билгә бәйләгәч, кемнең батыр каласын секундлар билгеләде. Камил икеләнүләргә нокта куеп, көндәшен бик матур алым күрсәтеп, җиргә чөеп ыргытты. Көрәшне күзәтүчеләр арасында, ничек күтәрде икән ул, дип аптыраучылар да булды хәтта. Афәрин, Камил.
Сабантуйның кайбер мизгелләре
Тарихы ерак гасырларга барып тоташкан шахмат уены бүгенге югары технологияләр заманында да популярлыгын югалтмый. Сабантуй көнне дә аклы-каралы такта артында уйнап утырган районыбыз шахматчыларына сокланып карадык. Шахмат ул – ул уен да, көрәш тә, иҗат та дип юкка гына әйтмиләр инде. Кайда гына булсалар да, шахмат уйнар өчен чын фанат булу кирәктер. Сабантуй көнне дә яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында шахмат уеннары узды.

Җиңүчеләр түбәндәгечә:
Яшүсмерләр арасында, кызлар:
1 урын – Әдилә Әхәтова,
2 урын – Мәдинә Гыйниятуллина,
3 урын – Амелия Мифтахова.
Егетләр:
1 урын – Инсаф Галиев,
2 урын – Дмитрий Смыслов,
3 урын – Очабек Мухторов.
Өлкәннәр арасында, хатын-кызлар:
1 урын – Азалия Мифтахова,
2 урын – Әлфия Закирова,
3 урын – Лилия Хәйретдинова.
Ир-егетләр:
1 урын – Ирек Сабиров,
2 урын – Марат Әхәтов,
3 урын – Марсель Нигъмәтуллин.
Әтәч киреләнде

Сабантуйның иң кызыклы мизгелләрнең берсе – колгага менүдер, валлаһи. Ул колганың очына башны күтәреп караганда да, башлар әйләнеп китә. Җитез егетләр ул биеккә нинди йөрәкләр белән менеп төшә торганнардыр. Иң беренче булып, колгага менгән Әтнә егете Илмир Мостафин, очына кадәр менеп җитә алды. Моңа кадәр әтнәләрнең менә алганы юк иде, дип хәтерлим. Тик менә әтәчнең генә тиз генә түбәнгә очып төшәсе килмәде. Аны да аңлап була, шуның кадәр биеклектән очып төшүе рәхәт түгелдер инде. Ә җиргә очып төшүгә, бик тиз эләктереп алдылар үзен. Колгага Илмирдан соң да, тиз-тиз генә менеп төшүчеләр булды. Арча районының Лесхозыннан Айрат Тәхәвиев исә, колгага 20 секунд та менеп төште. Бу ир-егет елның-елында катнаша әлеге ярышта. Аның колгага атлап менеп китүе үзе бер кызык күренеш. Быел Мари Эл республикасының Бәрәңге районнан килгән Портянур авылы егете Рәзиф Сафин Айраттан 1 секундка гына калышты. Кабат Арча районының Лесхозыннан килгән егет Альмир Тәхәвиев та колганың очына кадәр менде. 1 минут та 23 секунд та һәм өченче булды. Әтнә егете Илмир исә дүртенче булса да, әмма ул иң беренче булып колгага менеп, әтәчне төшерүче булды.
Быелгы Сабантуй бәйрәмнәре дә матур гына хәвеф-хәтәрсез үтеп китте. Шөкер, көне дә аяз, кояшлы булды. Адәм баласына күңел ачарга да, якыннары белән очрашырга да менә дигән мөмкинлек бирде.
Киләсе елларны да һәркайсыбызга исән-сау каршы алырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев