Сабантуйлар җитә,  Сабантуйлар...
Бездә бәйрәм

Сабантуйлар җитә, Сабантуйлар...

Тубән Көек, Яңа Шимбер, Иске Шимбер авылларында бирнә җыйдылар.

Сабантуйлар җитә,  Сабантуйлар...
Җыючылар чыккан бирнәне.
Авылымда бала тавышлары:
– Йортыгызда байлар өйдәме?
Авыл буйлап бара җигүле ат, 
Ул да бүген купшы бизәлгән.
Янәшәдә чибәр егет-кызлар
Күз алмастай милли киемнән.
Гармун тарта әнә бер остасы, 
Урамнарга җырлар тарала...
Капка төбендге өлкән буын
Яшьлегенә кайта бер ара.
Ду китереп биеп алды яшьләр,
 Ә өлкәннәр күзе яшьләнде.
Нинди матур шушы гореф-гадәт – 
Авылыбыз кабат ямьләнде.
Фәрхәт Сәгъдиев,  Түбән Шашы авылы.


Нет комментариев