Сабантуйлар җитә, Сабантуйлар!
Бездә бәйрәм

Сабантуйлар җитә, Сабантуйлар!

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Сабантуйлар җитә, Сабантуйлар!
Бирнә җыю – аның бизәге.
Халык бердәмлеген чагылдырган
Шушы символ – аның үзәге.
Урам буйлап атлый җигүле ат,
 Егет-кызлар милли киемнән.
Шушы тамашада катнашырга,
Яше-карты чыккан өеннән.
Алдан бара көләч, шат балалар, 
Өйрәнгәннәр махсус сүзләрне.
Тукталалар һәрбер йорт каршында
Һәм сорыйлар: «Байлар өйдәме?»
Күчтәнәчен алган сабый бала, 
Чын күңелдән шуңа шатлана.
Шушы гореф-гадәм авылымда
Буын аша шулай саклана.
 


Нет комментариев