Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Әтнә батырлары эзе – Элмә такталарда

Күлле Киме һәм Күәм мәктәпләрендә махсус хәрби операция үтәгәндә батырларча һәлак булган укучыларын хөрмәтләп элмә такталар ачтылар

 

Махсус хәрби операция үтәгәндә Ватаныбыз тынычлыгы өчен батырларча һәлак булган якташларыбыз исемнәре мәңгеләштерелде. Күлле Киме урта мәктәбендә 1989-2000 елларны белем алган Айрат Лотфуллин, 1985-1993 елларны укыган Ирек Нигъмәтов, 1995-1998 елларны укыган Ирек Галиев, 2002-2011 елларны укыган Руслан Сабиров һәм Күәм урта мәктәбендә 1991-2002 елларны белем алган Хәлил Хәкимҗанов истәлегенә мемориаль такталар һәм музейда махсус почмак булдырылды. Районыбыз масштабында алсак, күзләрдән генә түгел, йөрәкләрдән канлы яшьләр сугарылган вакыйга булды ул.

Бу чараларда районыбыз башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Азат Вахитов, мәгариф бүлеге мөдире Рафис Фатыйхов, авыл җирлеге вәкилләре, җирле ветераннар оешмасы җитәкчеләре, мәктәп коллективлары һәм, әлбәттә, һәлак булган батырларның әти-әниләре, җәмәгатьләре, дуслары, туганнары катнашты.

Бу очракта илебез горурлыгы булган батыр уллар тудырган аналарга – Дания Лотфуллина, Гөлфия Нигъмәтова, Гөлфия Галиева, Марина Сабирова һәм Надия Хәкимҗановага чиксез хөрмәт белән баш иеп, тирән кайгыларын уртаклашу урынлы булыр. Язмыш, дибез инде... Балаларының кыска гомере һәм аяусыз батырлыгы без, исәннәр өчен зур әхлакый сабак ул. Безнең өчен тыныч тормышны саклау буенча бурычлар һәм намус дәресе ул.

Батыр якташларыбыз бу дөньядан китеп, йөрәкләрдә яши торган үзенчәлекле исем калдырдылар.

Хәрби комиссар да:

– Алар турындагы хәтер мәңге яшиячәк. Кызганычка каршы, тантаналы саналса да, бу бик моңсу чара. Менә бу бүләкләрне аларның кулларын кысып бирәсе килсә дә, хәзер әниләренә генә тапшырырга туры килә, - диде.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, Күлле Киме мәктәбендә “Батырлык ордены”на лаек булган Ирек Галиевнең, “II дәрәҗә батырлык өчен” медаленә лаек булган Айрат Лотфуллинның, шулай ук Күәм урта мәктәбендә “Батырлык өчен медаль”гә лаек булган Хәлил Хәкимҗановның  бүләкләрен әниләре кабул итеп алды.

Башкарма комитет җитәкчесе үз чыгышында:

– Әлбәттә, орден-медальләр генә батыр ир-егетләребезне алыштыра алмыйлар. Әмма алар нинди ир-егетләр тәрбияләүне күрсәтә. Заманында “Кемнәр алар батырлар?” дигән сорауга китапта язылганнарны әйтә идек. Ә хәзер менә шушы ир-егетләрне атый аласыз. Бу ир-егетләр үз бурычларын тулысынча үтәделәр. Урыннары оҗмаһта булсын, - диде.

Күлле Киме авыл җирлеге ветераннар советы җитәкчесе Саимә Сабирова:

– Бу укучылар белән чиксез горурланам. Мәктәптә “5”кә генә укымасалар да, тормыш имтиханнарын “5”кә бирделәр. Һәрберсе турында бары иң якты хатирәләр саклана, дип ассызыклады.

Батыр ир-егетләрне телгә алганда, Күәм урта мәктәбе укытучысы Айсылу Хәбибуллина сүзләрен китерү урынлы булыр.

– Шундый кешеләр була озак вакыт тормышта үз урыннарын эзлиләр. Шул ук вакытта гаҗәеп сыйфатка ия булалар – гел беренче, җиңүче булырга омтылалар. Махсус хәрби операция чорында аларның күбесе үз урынын шунда, илебезне саклауда дип санады, алар безгә чын батырлык, патриотлык үрнәге күрсәттеләр. Укучым Хәлил Хәкимҗанов та шуларның берсе, – диде ул.

Менә шундый батыр якташларыбыз исемен мәңгеләштерү чаралары узды. Чыгыш ясаучылар фикеренә кушылып, “Урыннары оҗмаүта булсын иде”, дияргә генә кала. Әмма шунысы факт: алар исеме – мәңгелек, аларны мәктәпләрдә генә түгел, бөтен илебездә истә тотачаклар, ә йөргән юллары – һәр җирдә, эзләре – Элмә такталарда...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев