Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Әтнәдән чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Без махсус операциядәге егетләребезнең тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Әтнә районы халкының бердәмлеге, күмәк көче белән җыелган әлеге ярдәм бик тә кирәкле вакытта фронтка юл тотты. Җыелган әйберләр арасында җылы киемнәр, азык-төлек, медикаментлар һәм солдат тормышы өчен кирәкле башка көнкүреш әйберләре бар. Һәрбер әйберне җылылык белән тутырып, егетләребезгә рухи ярдәм күрсәтү максаты да куелган.

Волонтёрлар, оешма хезмәткәрләре тырышып эшләде. Алар әйберләрне бүлде, төрде һәм махсус тартмаларга тутырды. Һәрбер посылкага егетләребезгә адресланган җылы сүзләр язылган тәм-томнар өстәлде. Кабул итеп алган әйберләр солдатларга рухи көч бирер, аларның җиңүгә ышанычын арттырыр дип ышанабыз.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның батырлыгы, кыюлыгы безнең өчен үрнәк булып тора. Без аларның тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев