Балаларның күңел җылысын кушып ясаган матур открыткалар - егетләребезгә рухи терәк
Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә, балалар ясаган матур открыткалар белән бергә, Түбән Көек авылы халкы әзерләгән җылы носкилар да китә.
Әлеге игелекле гамәлләр бердәмлеге – авыл ның чын йөзе, аның кешелеклелеге, миһербанлылыгы. Һәрбер носкида, һәрбер открыткада – изге теләкләр, җиңүгә ышаныч, тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуларын көтү. Бу – материаль ярдәм генә түгел, ә рухи терәк тә. Егетләребез, бу җылылыкны тоеп, алга таба да ныклы рух белән хезмәт итәрләр.
Бу көннәрдә аеруча мөһим булган әлеге ярдәмнең дәвамы булыр дип ышанабыз. Һәрберебезнең кечкенә генә өлеше дә зур нәтиҗәләргә китерә ала. Бер-беребезгә терәк булып, бергә атлыйк, дуслар!
Егетләребезгә исәнлек-саулык, тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез. Сезне көтәбез! Сезгә ышанабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев