Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

“Батыр булсаң – йөрəктəн, көчле булсаң – белəктəн”

Мәңгәр мәктәбендә махсус хәрби операцияда катнашучы, вакытлыча ялга кайткан, шушы мәктәпне тәмамлаган Мостафин Рамиль Тәбрис улы белән җылы очрашу узды

Укучыларны һәм яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү максатыннан 12 февраль көнне Мәңгәр мәктәбендә махсус хәрби операцияда катнашучы, вакытлыча ялга кайткан, шушы мәктәпне тәмамлаган Мостафин Рамиль Тәбрис улы белән җылы очрашу узды.
Чара барышында, кунагыбыз үзләренең яшәеше турындагы фикерләре белән бүлеште, Россия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук, укучыларга спортны яратырга, кыю булып үсәргә кирәклеге турында, Ватанга мәхәббәт, ил алдында хезмәт бурычын үтәү, армия сафларын үтү кирәклеге турында да сөйләде. Укучылар аны зур кызыксыну, игьтибар һәм хөрмәт белән тыңлады. 
Без, илебезнең тынычлыгын яклаучы авылдашларыбыз белән горурланабыз. Аларга барыбыз да исәнлек-саулык телибез. Илебездә тизрәк тынычлык урнашып, егетләребезнең кабаттан өйләренә, якыннары янына әйләнеп кайтуларын көтәбез.

Олы Мәңгәр мәктәбе 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев