Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Бәхтияр егете – алтын медаль иясе!

Мәскәүдә «Абилимпикс» исемле һөнәри осталык милли чемпионаты финалы тәмамланды.

Фото «Защитники Отечества» телеграмм каналыннан алынды

Быел анда беренче тапкыр махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарыбыз да катнаштылар. “Абилимпикс»та алар 11 медаль яуладылар.

Аерым алсак, Бәхтияр авылында туып-үскән егет – Айнур Яһудин эретеп ябыштыру технологияләре компетенциясендә уңышлы чыгыш ясап, алтын медальгә лаек булды. " Мин бик шат! Абсолют чемпион булырмын дип һич тә көтмәгән идем! – ди ул “Эфир” телеканалы журналисты белән үзара әңгәмәдә. – "Абилимпикс" – авыр яраланган СВО ветераннарына үзләрен белдерү, үз көчләренә ышану һәм төрле өлкәләрдә конкурентлыкка сәләтле белгечләр була алуыбызны исбатлау мөмкинлеге ул", – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша.

«Абилимпикс»милли чемпионаты Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла. Якташыбызны котлыйбыз! Аның белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев