Фәнис Әхмәтов: “Әти-әнигә әйтергә кыймыйм, син аңлат”
Махсус хәрби операциягә чакыру килгәч, энесенә әнә шулай ди ул.
Шушы көннәрдә Түбән Шашы авылында, махсус хәрби операциядә катнашучы, инде яраланырга өлгергән Фәнис Әхмәтовның әти-әниләрендә кунакта булырга туры килде.
Биредә аның әтисе Фәрхәд абый, әнисе Масфия апа, энесе Рәмис һәм аның гаиләсе каршы алдылар. Якташыбызның махсус хәрби операциядәге язмышы белән дә, күбрәк, соңгысы таныштырды. Фәнис Әхмәтов 2023 елның 8 ноябрендә яралана – аяктагы сеңгере өзелә. Шөкер, бүген дә сафта ул... Якташыбыз турында абыйсы белән һәрдаим элемтәдә торучы энесе Рәмис сөйләде.
Юк дисәк тә, кечкенә генә бер куаныч – биредә татарлар күп икән. Әйтик, Арча, Саба, Балтач районнарыннан ир-егетләр хәйран ук, ди.
Безнең Әтнәләр бер ротада нибары өчәү генә икән, Фәнистән тыш биредә Кышлау һәм Чишмәле Саптан да ир-егетләр бар. Якташлар башка роталарда күп икән. Шулай да бу яктан да артык зарланмый ул. Чөнки ерак җирдә татарча сөйләшү мөмкинлеге үзе үк сөенеч инде ул.
Янә шөкер дияргә кирәк, гуманитар ярдәмнәрне дә еш алалар, ди. Бу очракта авылдагы Әхмәтовларны да телгә алырга кирәк. Баштарак Фәниснең сораган әйберләре булгалаган, алып-табып җибәрергә тырышканнар. Башлангыч чорда бензопилага кадәр алып җибәргән вакытлары булган.
Ә менә шәхси посылкаларны әрҗәләр белән, яшел, кызыл, зәңгәр скотчлар белән уратып, батальонын, ротасын һәм исем-фамилиясен күрсәтеп язып җибәрәләр. Яңа гына бирегә килеп төшкән чорларын искә алсак, махсус хәрби операция зонасына аны 2022 елнын ноябрь башында кертәләр; аңлыйсыздыр, суык вакыт, шул сәбәпле өйдәгеләрдән кышкы итекләр, свитер, җылы кием, перчаткалар җибәрүне сорый.
Бүләкләре дә бар, хәер алары турында бик сөйләргә, күкрәгенә тагып йөрергә яратмый икән ул.
...Аңарчы Биектау янындагы Каймар бистәсенең каршы ягында урнашкан Чернышевкада җәмәгате Илүзә һәм хәзер инде икенче сыйныфта укучы кызы Илгизә, тиздән 4 яше тулучы улы Илдан белән яши. Әтисе мобилизация белән хәрби операция зонасына киткәндә улы әле 7 айлык кына була. Бала тирә-якны танып белергә өйрәнеп яткан вакыт бу, Фәнис отпускка кайткач, баштарак ятсынган, әлбәттә. Дөрес, әтисе аның 3 яшьлек туган көнендә була алган үзе, график буенча ялга кайткан вакытка туры килгән.
Рәмиснең үзе белән таныштырып тору кирәкмәс тә инде. Яшь булса да, инде эшләп чыныккан, дан казанган егет район үзәк больницасында ортопед-травмотолог булып эшли. Күңгәр урта мәктәбен тәмамлагач, 2015 елдан 2021 елга кадәр КГМУның төп өлешендә, аннан 2 ел дәвамында ординатурада белем ала. Кыскасы, 2023 елдан бирле үзебезнең больницада эшли. Ул гына да түгел, атнага бер тапкыр күрше Мари иленең Звенигово бистәсенә барып, үз эшчәнлеген ныгыта, башкача әйтсәк, тәҗрибә туплый. Ә биредә үзенең остазы дип, хәзерге рентгенолог Рафаэль Мифтахетдиновны саный. Әлбәттә, һәр эшнең үз авырлыгы бар. Рәмистән бу хакта да сорамыйча кала алмадым.
– Кеше белән эшләү бик җайлы түгел инде. Бар кешегә дә ярап бетү бик авыр, хәтта мөмкин түгел, – ди ул.
Чыннан да, бармаклар тигез булмаган кебек, халык арасында да төрлесе бар шул. Дөресен әйтсәң яратмыйлар, бу кеше шундыйрак икән, азрак аныңча сөйләшим әле дисәң, ялагайлана диләр. Ә инде барысына да “акыллы булып торсаң”, һич кенә дә башыңнан сыйпамыйлар – беркатлы икән бу, дип оятсызлана башлыйлар. Өстәвенә, соңгы очракта җитәкчелеккә дә ярап бетмисең... Ә җәмәгате Ләйлә шулай ук медицина өлкәсендә көч куя – шәфкать туташы булып эшли. Дөрес, әлегә декрет ялында. Алар әле яңа 10 ае тулучы кызлары Эмилияне тәрбиялиләр. Хәер, яшь бала, беренче чиратта әби белән бабай өчен “сөйкемле сөяк”кә охшаган. Фәрхәд абый һәм Масфия апа “кызым” дип өзелеп, янында “биеп кенә торалар”. Кыскасы, әлегә гаиләдә 5 кеше алар.
Мәкаләне кабат Фәнис Әхмәтов турында язып дәвам итик. Хәрби яктан карасак, Фәнис шулай ук әтнәле санала – шул сәбәпле мобилизациягә дә Арча хәрби комиссариаты аркылы китә.
– Фәниснең мобилизация белән китәсен башта белмәдек тә, – ди Фәрхәд абый авыр сулап. Монысының хикмәтен кабат Рәмис аңлатып узды.
Мобилизациягә чакыру кәгазе килгәч Фәнис: “Энем, мин бу хакта әти-әнигә әйтергә бик кыймыйм. Җайлап кына син әйт, аңлат әле”, – ди. Әйткәч, Масфия ханым башта аңлап бетерми, хәтта. Монда да ул көнне искә алыпмы, кабат: “У-у-х”, – дип авыр сулап куйды.
... 2022 елның 26 сентябрендә, яңгыр төтәп торган, күңелсез бер көнне Фәнисне энесе Рәмис белән җәмәгате Илүзә Арчага озата баралар. Аннан “Казанэкспо”га алып китәләр. Тулырак итеп телгә алсак, Фәнис тә медицина өлкәсендә эшләргә тиешле икән. Казандагы медицина көллиятендә укып, теш технигы-ортопед белгечлеге алып кайта. Башкача итеп әйтсәк, теш ясарга ярый, әмма куярга ярамый аңа. Тик Фәнис “Газель” машинасында шәхси кибеткә товар ташу белән шөгыльләнә башлый. Ә җәмәгате Илүзә мәгариф бүлегендә икътисадчы булып эшли.
Махсус хәрби операция зонасына чакырылгач та Фәнискә медик һөнәрен беркетәләр. Яраланган вакытта да медик була әле ул. Ә моннан соң Мәскәүдә вакытта аны шофер итеп күчерәләр. Шул көннән хәзергә кадәр машина руле бора ул.
Әти-әнисе һәм энесе кабат үткәннәрне искә алалар. Беренче тапкыр махсус зонага кергән 14 октябрьдән 29 октябрьгә кадәрге чорда Фәниснең бер хәбәре дә булмый. Туганнары бик нык борчылалар. “Ут йоттык”, – диләр. Инде алгы сызыкка кереп, “югалып торулар” шактый булган – шуңа, күрәсең, бераз ияләнгәннәр дә. Шунысын да әйтергә кирәк, аларның тормыш шартларын да бераз җайлаштырырга тырышканнар. Башта ук шулай көйләгәннәр – аннан чыгуга махсус участокта ял итәләр. Моннан соң икенче участокка күчерәләр, ди. Әнә шундыйрак график икән. Монысын газета укучы бераз күз алдына китерсен дип язуым.
Махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең кайсыннан сорасаң да, аеруча авыр вакыт – дошман дроны килгәндә селкенмичә тору, диләр. Фәниснең фикере дә үзгә түгел икән. Еш кына: “Бездән балаларга да калмасын иде инде”, – дип тели икән ул.
Рәмис белән әңгәмәбезне бераз тыңлагач, Масфия апа көлемсерәп:
– Сизеп торам, алар безгә, әти-әнигә барысын да әйтеп тә бетермиләр бугай, – дип куйды. Бу очракта улларын күз алдында тота инде ул.
Рәмис исә:
– Баштарак кына, – дип елмая.
Ә аннан:
– Шалтыратмаса да, әнигә “Абыйдан хәбәр бар”, дип ялганларга туры килде инде, – дип бу сүзләрне җөпләп куйды.
Шөкер, Фәнис хәзер үз җае белән шалтыраткалый икән.
... Әгәр Фәрхәд абый белән Масфия апаны да телгә алмасам, бу мәкаләм тулы булмас кебек. Бүгенге көндә пенсионерлар булсалар да, икесе дә данлы хезмәт юлы узганнар алар. Хезмәт юллары туган җирләре – данлыклы “Искра” күмәк хуҗалыгы белән бәйле. Фәрхәд абый башта эретеп ябыштыручы булып эшли. Аннан терлекчелеккә күчә. Шулай итеп, күмәк хуҗалыкта барысы 42 ел эшли.
Масфия апа хезмәт юлын 1981 елны башлый. 2017 елны, 55 яшендә пенсиягә чыга. Шулай да эшләвен дәвам итә. Әле 2023 елны бөтенләйгә туктадым дигәч тә тагын бер ел эшли. Яшь бозаулар тәрбияли.
Менә шундый уңган-булган гаилә белән саубуллашыр алдыннан, әңгәмәбез кабат махсус хәрби операциягә, Фәнискә, гомумән, андагы барлык ир-егетләргә әйләнеп кайтты. Киткәндә дә:
– Тиз арада исән-сау кайтып, үз балаларын үзләре тәрбияләргә язсын һәрберсенә дә... Улыбыз Фәнис өчен борчылабыз да, аның белән горурланабыз да... Сагындык инде, – дигән сүзләре озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев