Һәр адым саваплы булсын
Күшәр «Кояшкай» балалар бакчачында көзге ярминкә уздырдылар.
Күшәр "Кояшкай" балалар бакчачында көзге ярминкә уздырдылар. Ике ел рәттән бу ярминкә Сафарова Резеда апа инсеативасы белән, коллективтагы һәр хезмәткәрнең аны күтәреп алып, балалар һәм аларның әти - әниләре ярдәме белән оештырыла. Ватсап төркемендә балалар бакчасының һәр ике төркеменең дә әти - әниләр белән группалары бар алар шунда хәбәрләшеп алышып, уртак бер фикергә килеп быел да бу ярминкәне зур масштаб белән уздырып җибәрделәр. Ярминкә буласы көнгә музыка залы бәйрәм төсмерен алып бизәлә, сату өчен өстәлләр куела, ә аннан акрынлап өстәлләр төрле: әти-әниләр, бакча хезмәткәрләре әзерләгән тәм - томнар белән тула. Билгеләнгән вакытны түземсезлек белән көтеп ярминкәне башлап та җибәрәләр. Бөтен бакча коллективы: хезмәткәрләр һәм балалар, шул нарасыйларның әти - әниләре үзләре оештырган ярминкәнең төп сатып алучылары да. 1 сәгать эчендә сыгылып торган өстәлдән берни калмады дип уртаклашты бакча коллективы. Ә иң куанычлысы алар шулай берләшеп, тупланып оештырылган чарадан җыйналган акчаны МХОдагыларга тапшырдылар. Узган ел 17 меңнән артык булса, алар бу сумманы быел 25 меңгә тутырганнар. Монда сатудан кергән акча да, сдачаларын алмый калдырган акчалар да, монысы сәдака булсын дип әти - әниләрнең акчалары да, сумма түгәрәкләнсен дип бакча хезмәткәрләренең үзләреннән өлеш керткән акчалары да бар. Олы рәхмәтемне Күшәр "Кояшкай" балалар бакчасы коллективына, анда тәрбияләнүче балаларга, шул балаларны патриотик рухта тәрбияләүче әти - әниләргә җиткерәсем килә: бу изге эшегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, йөргән аякларыгызның һәр адымы савапка язылсын, Аллаһ тәгалә һәр кайсыгызга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, уңышлар насыйп итсен!
Күшәр авылы, Гөлүсә Галимҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев