Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Һәр тартмада күңел җылысы

“Ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар”, – һәр тартманы әнә шундый изге теләкләр белән тутырды мәдәният хезмәткәрләре.

Һәрвакыттагыча “Ашыт” мә­дәният һәм спорт үзәгендә чираттагы гуманитар ярдәм өчен тартмалар тутырылды. Алай гына дип әйтү дә дөрес булмас, кирәкле әйберләрдән тыш, кызлар һәрбер тартмага күңел җылысын, туган як сәламен салырга тырыштылар. Мәктәп укучылары язган хатларны, район газетасын, җылы носкиларны, авыл халкы әзерләгән коры ашларны, тәм-томнарны салганда да телләрендә изге теләкләр булды. Рәхмәт, кызлар, уфтанмыйсыз, зарланмыйсыз, “бу миңа нәрсәгә инде” дигән сүзне ялгышып та ишеткәнебез юк. 


Бу юлы да егет­ләребезнең һәр­кайсына аерым посылка әзерләнде.
– Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезнең һәркайсына исемләп тутырылды тартмалар. Барлык кирәк-яраклар район администрация­се, авыл һәм район халкы, во­лонтерлар ярдәме белән туп­ланды. Шулай ук тартмалардан тыш, егетләребезгә үзләре сораган әйберләр дә алынды, – дип аңлатып үтте Алия Абдуллина.
Тартмаларны тутырган вакытта әти-әниләр үз­ләре якыннарына тутыр­ган посылкалар да алып килделәр. Аларның күзләрендәге оч­кыннарны, елмаюлы йөзләрен күрергә кирәк. Туган йортларын­нан бик еракта булган якыннарын куандыра алганнарына алардан да ныграк сөенгән кеше юктыр, валлаһи. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дигән борынгылар. Мәгънәсен аңлатып тору да кирәкмидер. Хак сүзләр. 
Егетләребезгә гуманитар яр­дәм китсә дә, моның белән генә эш тукталды дигән сүз түгел. Бүгенге көндә дә махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләрнең гозерләрен искә алып, кирәк-ярак җыю эше дә­вам итәчәк. Биредә һәркем үзенең көченнән килгәнчә булыша. Кемдер акчалата ярдәм күрсәтә, кемдер әйберләр китерә, ә кайберәүләр үз куллары белән җылы носкилар бәйли. 


– Иң мөһиме – бердәм булу һәм бер-береңә ярдәм итү, – диде Алия Ренат кызы.
Кышкы чорга керәбез. Һава торышын искә алып, егетләребезнең һәркайсына район администрациясе ярдәме белән  йокы капчыгы (спальный мешоклар), аяк-киемнәре, җылы өске һәм эчке киемнәр, боткалар һәм тәм-томнар, шулай ук егетләр соравы буенча көпчәкләр һәм анда кулланыла торган технологик җиһазлар (санап тормыйм, без барыбер аларны күз алдына да китерә алмыйбыз) алынды. Һәм һәрвакыттагыча Айзат Каюмов белән Фәрит Җиһангәрәев гуманитар ярдәмне егетләребезгә тапшырып кайтачаклар. Хәерле юллар булып, исән-имин йөреп кайтсыннар. 
Шунысын онытмасак иде, егетләребезгә туган яктан җылы сәлам барып ирешү – алар өчен көч бирәчәк. Бу аларга үзләрен ялгыз хис итмәскә, Ватан өчен көрәшүдә тагын да ныграк булырга ярдәм итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев