Ярдәм һәм ташламалар
Хәзер контракт төзеп хәрби хезмәткә киткән өчен бер тапкыр түләү 2500000 сумнан башлана.
Бу сумма түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Татарстан Республикасы – 2100000 сум, РФ оборона министрлыгы – 400000 сум, шәһәр яки район 300000 сумга кадәр түли.
Махсус хәрби операциядәге хәрби хезмәткәрнең айлык финанс белән тәэмин ителешенә килсәк, анысы башкарган хәрби хезмәткә бәйле рәвештә 204000 сумнан башлана. Әйтик, взвод командиры урынбасары-отделение командиры 242000 сумнан башлап алырга мөмкин.
Моннан тыш өстәмә түләүләр дә каралган. Көнлек актив һөҗүм хәрәкәтләрендә катнашкан өчен түләүләр дә хәйран зур күләмдә бәяләнә. Иминият түләүләре, шулай ук яралану, зыян күрү аркасындагы бер тапкыр түләүләр 12400000, 3000000 сум булачак.
Әлбәттә, күпләрне ташламалар һәм гарантияләр дә кызыксындырадыр. Болары да хәйран ук зур күләмле. Беренче чиратта, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы һәм аңа тиешле ташламалар булуын әйтергә кирәк. Алты ай саен 2 атналык түләүле отпуск, өстәвенә, ел саен өстәмә түләүле 15 көнлек отпуск бирелә.
Кредит һәм салым каникуллары да бар. Ә хәрби пенсияне 20 ел хезмәт иткәч үк рәсмиләштерү хокукы туа. Шул ук вакытта хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшеренү, дәвалану һәм реабилитацияләнү мөмкинлеге бар. Санатор-курорт дәвалану да бушлай. Балаларны укытуда да ташламалар каралган. Бакча, бакчада яки мәктәптә бушлай ашату һәм башка төр ташламалар бирелә.
Контракт төзегәндә үк йөртүче таныкнамәсен кире кайтарырга мөмкин. Суд приставлары линиясе буенча 10 млн. сумга кадәр булган әҗәт һәм кредитны юк итәргә була. Моннан тыш, эш урыны да саклана, ә чит ил гражданнары РФ гражданлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алырга хокуклы булалар.
Шулай ук Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә социаль ярдәм төрләре каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев