Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Ярдәм янәшә

Күлле-Киме авылында зур тырышлык белән әзерләнгән маскировка челтәрләрен (сеткаларын) чираттагы ялга кайткан Галләмов Инсаф аша фронт сызыгына озату өчен тапшырылды.

Күлле-Киме халкының күңелендәге игелеклелек, ватанпәрвәрлек хисләре, эшне оештыра белүләре чиксез. Аларның һәрберсе, кулдан килгәнчә ярдәм итеп, фронт сызыгындагы солдатларга көч бирә, җиңүгә ышанычын арттыра. Маскировка челтәрләрен әзерләүдә катнашкан һәркемгә, үз өлешен керткән һәр кешегә олы хөрмәтебезне җиткерәбез.

Күлле-Киме халкының бердәмлеге, җаваплылыгы, миһербанлылыгы сокландыра. Алар һәрвакыт бер-берсенә терәк булып, авырлыкларны бергәләп җиңәргә әзер торалар. Бу - чын мәгънәсендә халык бердәмлеге, ул безгә җиңүгә юл күрсәтә.

Бу игелекле эшләр дәвамлы булсын, илебезгә тынычлык, иминлек килсен. Күлле-Киме халкы һәрвакыт бердәм булып, бер-беренә ярдәм итеп, киләчәктә дә яхшы эшләргә омтылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев