Күәм урта мәктәбендә «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» н ачу тантанасы үтте
Әлеге чарада махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларының әниләре, Әфган сугышы каһарманнары да катнашты.
11нче февраль көнне Күәм мәктәбендә Татарстан Республикасында хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын ачу тантанасы үтте. Чарада махсус хәрби операцияда катнашкан авылдашларның әниләре, Әфган сугышы каһарманнары да катнашты. Тантананы мәктәп директоры Хәмит Хәкимҗанов ачып җибәрде.
Әлеге чарада Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары подполковник Сергей Иванов, Күәм авылы үзидарә рәисе Ленар Самигуллин да укучыларны, килгән кунакларыбызны бәйрәм белән котлап теләкләрен җиткерделәр.
Чараның тагын бер истәлеге булып, хәрби операцияда һәлак булган авылдашлары, Хәкимҗанов Хәлил Хәмбәл улы "Батырлык ордены" белән бүләкләнде. Аны Сергей Павлович Хәлилнең әнисе Надия апага тапшырды.
Әфганистан сугышы каһарманы Ильһам абый Шакиров һәм Надия апа Хәкимҗанова укучыларга якты теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм укучылар шигырьләре һәм җырлар белән үрелеп барды.
Тантанадан соң укучылар өчен бозда киез итек киеп хоккей ярышы оештырылды. Уен Хәлил Хәкимҗановның якты истәлегенә багышланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев