“Күңелем белән улым янында мин”
Кечкенә генә буйлы, шул ук вакытта мөлаем, сабыр, киң күңелле кеше ул Ясминә ханым Галләмова.
Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты бара. Сәхнәдән “Әйләнеп кайтыгыз” дигән җыр агыла.
...Яшьлекнең таңына,
Вәгъдәләр хакына
Тизрәк әйләнеп кайтыгыз.
Бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә катнашкан әниләр башкара бу җырны. Залда тынлык. Ник бер шылт иткән тавыш булсын. Ялгышып кына телефоннар да шалтырамый хәтта. Ә тамашачы тын гына бит буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп куя.
Чембулат авылында яшәүче Ясминә ханым Галләмова да “Әниләр” ансамбле җырчысы. 13 елдан артык клуб мөдире буып эшләгән, бүгенге көндә почтальон вазыйфасын башкара. Ясминә ханым белән кайчан гына очрашып сөйләшсәк тә, аның сабырлыгына сокланам.
– Улым Инсаф 2022 елның 29 сентябрендә махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнде. Инде өйдән чыгып киткәненә өч ел булды. Минем бөтен күңелем аның янында. Иртә белән торуга, иң беренче кулыма телефонны алып, ватсапны карыйм. Кердеме икән анда, юкмы дип. Иртүк керсә, күңел тыныч, мин караганда ул кермәгән булса, икенче төрле булам инде. Кызыма дәшәм, “Энең бүген ватсапка никтер кермәгән әле”, – дип башлады сөйләшүебезне Ясминә ханым.
Елмаюын сакларга тырышса да, күңелдә тулышып торган сагыну хисләрен күз яшьләре сатты. Алар мөлдерәмә тулып, бит буйлап аска тәгәрәделәр.
Хәер, уллары махсус хәрби операциядә катнашкан әниләрнең күңел халәтен, йөрәк сагышын, сагыну хисләренең никадәр көчле икәнен үзе шуларны кичергән ана гына аңлар.
Эш турында сөйләшә башласак та, сүз үзеннән үзе улы белән бәйләнә.
– Безнең Инсаф йомшак күңелле, күп сөйләшергә яратмый, сабыр кеше. Бөтен кешегә дә ярдәм итәргә тора. Иптәшләре дә шулай диләр.
Инсаф Галләмов турында газетабызда язганыбыз бар. Чембулат егете ул. Ясминә белән Рамилнең икенче балалары. Олы кызларының үз гаиләсе.
Ясминә ханым 2013 елдан бирле почтальон булып эшли. Чембулат белән Мамыш авылына газета-журнал тарата. Алай гына түгел, почтальон нинди эш башкарырга тиеш, аның кечкенә генә иңнәре өстенә төшә. Ике авыл арасын ел дәвамында таптарга туры килсә дә зарланмый. Югыйсә һава торышының нинди генә вакытлары булмый.
Башта Чембулат авылында клуб мөдире булып эшли. 2011 елда мәдәният эшеннән китә. 2013 елда авылдашы Рәзинә апа лаеклы ялга киткән вакытта, әлеге вазыйфаны Ясминәгә тәкъдим итә. Аллаһка шөкер, үзенә яхшы алмаш калдырган ул. Ясминә ханымның хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел. Авыл халкы да ярата үзен. Ул үзе дә:
– Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, авыл халкы, җитәкчеләр булсын, барысы да ярдәм итәргә генә торалар. Нинди генә гозер белән яннарына килсәм дә, берәүнең дә кире борып җибәргәне юк. “Әтнә таңы” газетасына да язылмый калган кеше юк, – диде ул.
Аллаһы Тәгалә сезне сабырлыктан аермасын. Улыгыз исән-сау туган йортына әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев