Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

“Машиналар бик кирәк аларга”

Районыбызның махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә һәрдаим ярдәм итеп торалар.

Һәркем кулыннан, көчен­нән килгәнчә ярдәм кулы суза. Һәрдаим аларның үтенеч­­ләрен, сорауларын канә­гать­ләндерергә тырышалар.
Вакытлыча ялга кайткан чакта да ир-егетләребез үте­нечләре белән район ха­ки­мия­тенә мөрәҗәгать итәләр. Аларның гозерләре  һәрвакыт уңай хәл ителә. Күптән тү­гел генә махсус хәрби операция зонасына “Буханка” машинасы җибәргәннәр.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан абыйсы Фәнилгә һәрдаим ярдәм итеп торган Фәнүс бу хакта:
– Андагы егетләргә машина бик кирәк. Әмма техниканың гомере генә бик кыска. Бу юлы да абый ялга кайткач, машина кирәклеге турында әйтте. Район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Гозеребезне тыңладылар.Фәрит Мансурович берничә машина тәкъдим итте. Үзебезгә барып карарга кушты. Арчага да бардык, Әтнәдән дә карадык. Бу юлы Питрәч ягыннан алып кайттык машинаны. Буяп, тагын бер кат карап чыккач, июнь башында машинаны егетләргә илтеп кайттым, – диде. Сүзен дәвам итеп:
– Абыйларга ал­гы сызыкка кереп, чыгып йөрергә машина бик кирәк әлбәттә. Әмма дроннар төшеп, техникалары бик тиз харап була шул. 
Район советы рәисе урынбасары Фәрит Нуриев һәр­ва­кыт­тагыча күрсәтелгән ярдәм турында күп сөйләргә теләмичә (автордан. район хакимияте тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтелсә дә, бары берничәсе турында гына языла):
– Егетләребез белән гел элем­тәдә торабыз. Дөрестән дә, аларга техника бик кирәк. Кабат машина җибәрергә әзерләнәбез. Аннары элегрәк авыл җир­лекләренең иске машиналарын сата идек. Соңгы елларда аларны ремонтлап махсус хәрби операция зонасына җибәрә башладык, – диде.  
Әлеге ярдәмнең әһәмияте бик зур. «Буханка» машинасы махсус хәрби операция  шартларында бик кирәкле транспорт чарасы. Ул яралыларны алып чыгу өчен дә, кирәкле әйберләрне ташу өчен алыштыргысыз транспорт.
Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә райондашлар тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнең әһәмияте биниһая зур. Һәрбер җибәрелгән посылка, һәрбер җылы сүз, һәрбер күрсәтелгән ярдәм – егетләребез өчен зур көч һәм рух чыганагы. Алар үзләре дә моны бик яхшы аңлыйлар. Бу аларга үз бурычларын үтәгәндә ныклык һәм җаваплылык өсти. 

Июль аенда егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәм китәчәк. Безнең бердәмлегебез, көчебез – җиңүгә илтүче юл. Һәрберебез кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, ир-егетләребезгә рухи терәк булсак иде.
Без егетләребезгә сәламәтлек, ныклык һәм тиз арада җиңү белән әйләнеп кайтуларын телибез. Аларның батырлыгы, кыю­лыгы – безнең өчен үрнәк. Без аларга ышанабыз, алар белән горурланабыз.

Редакциядән. Егетләргә дигән машина тиешле урынга барып җитте. Егетләребездән рәхмәт сүзләре дә килеп иреште. Әлеге видеоязма белән «Әтнә таңы»ның ВКонтакт челтәрендә таныша аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев