Махсус хәрби операция зонасында – Чембулат егетләре
Отпуск ялына кайткан кыю йөрәкле авылдашлары белән авыл клубында бик җылы очрашу уздырганнар.
Әлеге чараның башында авыл клубы мөдире Камил Галләмов тора.
– Бу егетләрнең махсус хәрби операция зонасына китүләренә шушы көннәрдә 3 ел була инде. Икесе дә отпуск ялына инде, ялга 4нче тапкыр кайттылар. Тик икесенең бергә кайтканнары юк иде әле. Алар кайткан саен авыл клубында очрашу уздырабыз, – ди клуб мөдире.
Кыскасы, бик күңелле, җанлы очрашу була ул. Чембулат халкы йөз чалымнары бераз үзгәргән, инде өлкәннәрчә фикер йөрткән, әмма элеккечә үк күңелгә гаять якын авылдашларын күреп куанып, ә яшьрәкләр шушы батыр егетләр сыман ук булырга теләп, алардан үрнәк алып утырганнар. Ә киңрәк итеп күзалласак, чәй табыны артында узган очрашудан соң, төрле спорт уеннары, армспорт, шахмат, шашка ярышлары үткәрелә.
Әлбәттә, әле күптән түгел генә шушы авыл клубына чыгып, яшьтәшләрен, дусларын көн дә күреп йөргән егетләр өчен генә түгел, алар белән очрашуга килгән һәркем өчен бик истәлекле чара була ул. Моның патриотик яктан нинди зур тәрбияви мәгънәгә ия булуы турында әйтеп тә тору урынсыз.
Яшьләрнең күп тапкырлар дәүләт бүләгенә лаек булган авылдашлары белән йөзгә-йөз килеп спорт уеннары уйнавы үзе үк искиткеч хатирә. Ә инде алар белән кара-каршы торып сөйләшү, кызыксынган сорауларыңа җавап алу – гомерлек истәлек!
Егетләрнең дуслары, сыйныфташлары да изге теләкләрен белдерделәр – исән-сау хәлдә, җиңү белән әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Шулай туры килде – икесе дә Яңа Шашы мәктәбендә узган “Белем бәйрәме”ндә дә катнаштылар. Монда да соңыннан узган “Түгәрәк өстәл” артында үзара әңгәмә узды, уй-хатирәләр яңарды. Монысы мәктәп дирекциясе тырышлыгы белән уза.
.jpeg)
Егетләрнең батыр йөрәкле авылдашлар булуы турында бәян иткән идек. Моны фотодагы медальләр тагын бер кат раслый. Болары – Инсаф Галләмовныкылар.

Кызганыч, Айдар Саттаров буенча мәгълүмат алып булмады. Гомумән, бу егетләр бик “скромный”лар. Сорашкач та: “Бездә барысы да тәртиптә”, – диюдән әллә ни узмыйлар. Шул сәбәпле алардан мәгълүматлар алу да гаять кыен булды. Шуңа күрә биредә бу егетләрнең авылдагы тормышларын аерым искә алу урынлы булыр.
Айдар Саттаровның әти-әнисе дә Чембулат авылында яшиләр, инде пенсионерлар. Аның әтисе – Тәбрис, әнисе Рәисә исемле. Газетаны үз итүчеләр искә төшергәннәрдер инде, күпләр бу гаиләнең күп итеп мал-туар тәрбияләве турында хәбәрдардыр. Эштән курыкмас, авылда яшәп эшләүдән тәм таба белгән бу ир-ат белән җәмәгате Рәисә ханым өч егеткә тормыш бүләк итәләр. Айдар арадан төпчеге була. Мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлагач Олы Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлегендә укый.
Солдат хезмәтен яратып искә ала ул. Анда автобатта хезмәт итә. Дөреслектә, армия хезмәте бик күпләрне берләштерә, сер түгел, ул елларны күбебез озак еллар сагынып искә ала.
Ә махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан башта Арча хәрби комиссариатында җыеп туплыйлар, аннан Казандагы “ЭКСПО” үзәгенә алып китәләр. Тик бу турыда сөйләргә бик яратмый ул. “Гомумән, махсус хәрби операция турында сорашмагыз, үзегез аңлыйсыздыр инде”, – ди. Шулай да без туплап җибәргән гуманитар ярдәмнәр буенча фикерен чамалау мөмкин булды.
– Башка районнар белән чагыштыру ярамас, әмма безнекеләрнең ярдәме гел килеп торуы турында курыкмыйча әйтә алам. Безнекеләргә – афәрин! – ди.
Инсаф Галләмов та шушы ук Чембулат авылында туып-үсә. Әтисе Рамил фермада – терлекче, әнисе Ясминә башта – мәдәният бүлегендә, соңыннан почтальон булып эшлиләр. Шулай ук эшчән, тырыш, авылда үрнәк гаиләләрнең берсе бу гаилә дә. Аларның ишегалды, капка төпләре шау чәчәккә тулган. Ә Инсафка килсәк, гаиләдә 2 бала булып үсәләр, апасы – тормышта, Дөбъязда яши.
Армия хезмәтен Курск шәһәрендә уза. Ә бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында артиллериядә хезмәт итә. Бүгенге көндә 4 медаль иясе ул. Мактау кәгазьләре дә күп.
Икесе дә хезмәтләреннән һич зарланмыйлар. Хәер, аларның әлләни күп сөйләмәүләре турында язган да идем инде.
Шулай да батыр йөрәкле, яшь буын өчен үрнәк бу егетләр дип басым ясау дөрес булыр. Авыл халкы белән очрашып әңгәмә корулары мактауга лаек. Бу чараны оештучылар да аерым рәхмәткә лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев