Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Безнең геройлар

Район халкыннан махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә чираттагы ярдәме

Районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп тапшырды.

"Бүген без Әтнә муниципаль районы вәкилләре белән бергә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп тапшырдык.
Безнең район халкының, оешмаларының, мәктәп укучыларының һәм барлык теләктәшләребезнең күрсәткән ярдәме нәтиҗәсендә, без батыр егетләребезгә кирәкле азык-төлек, киемнәр, шәхси саклану чаралары һәм көнкүреш әйберләрен тапшырдык.
Район халкының бердәмлеге, мәрхәмәтлелеге һәм патриотик рухы – безнең төп көчебез.
Ярдәм күрсәткән һәрбер кешегә, оешмага һәм гаиләгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Без үз батырларыбызны яклавыбызны, аларга кирәкле ярдәмне вакытында җиткерүне дәвам итәчәкбез.
Батырларыбызга сәламәтлек, уңышлар һәм имин әйләнеп кайтуларын телим. Тынычлык һәм Җиңү безнеке булсын!!, - дип яза районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев үзенең ВКонтакте социаль челтәрендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев