Татарстаннан җиде адвокат махсус хәрби операция зонасына китте
РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе һәм ТР Юстиция министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Татарстанның җиде адвокатының патриотик гамәле турында хәбәр итте.
Белгечләр махсус хәрби операциядә катнашу турында аңлы карар кабул иттеләр. Күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен алар Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. Виктор Демидов ассызыклаганча, рәсми бүләкләү тантаналары адвокатлар хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайтканнан соң узачак.
Утырыш барышында Баш федераль инспектор шулай ук катнашучыларга чит ил агентлары эшчәнлеген ныклы контрольдә тотуны дәвам итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, мондый затлар дәүләткә каршы деструктив эш алып бара.
"Сез бу эш белән нәтиҗәле шөгыльләнәсез. Киләчәктә дә бу эшне иң югары профессиональ юридик дәрәҗәдә башкарачагыгызга бернинди шик юк", - дип билгеләде Демидов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев