Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бүген бәйрәм

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белем көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белем көне уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.

«Барлык укытучыларны, педагогларны, остазларны, тәрбиячеләрне, мәгариф системасы ветераннарын, шулай ук студентларны, мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын Белем көне белән тәбрик итәм.

Тантаналы бу көндә безгә белем ишекләрен ачкан укытучыларга рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә балалар укуда, спортта һәм сәнгатьтә уңышларга ирешә, олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә һәм конкурсларда җиңү яулый.

Укытучыларның, сыйныф җитәкчеләренең һәрбер укучы иң биек үрләргә күтәрелергә сәләтле дигән какшамас ышанычы бар, алар балаларга тормышта кирәк булачак күнекмәләр бирүне максат итеп куя. Югары уку йортлары укытучылары студентларга мәгърифәти һәм фәнни тикшеренүләрендә тәҗрибәле җитәкче булып, фән, техника, сәнгать, җитештерү өлкәләрендә яңа офыклар ачардай белгечләр әзерли.

Мәгариф хезмәткәрләре – укучылары өчен юл күрсәтүче, белем һәм тәҗрибә белән уртаклашучы. Ватан язмышын кайгыртып, үзендә җаваплылык тойган камил шәхес тәрбияләүгә өлеш керткән һәрбер укытучы хезмәтенең кыйммәтен без яхшы аңлыйбыз. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә Россиядә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы аларның җәмгыятьтәге зур ролен тануга ачык дәлил булып тора.

Республикада барлыгы 80 мең педагог миллионга якын балага белем бирә. Үз нәүбәтендә дәүләт укытучыларның һөнәри үсешен тәэмин итүгә һәм эш шартларын яхшыртуга мөмкинлекләр тудыра. Без укытуның сыйфатын күтәрү өчен технологияле һәм инновацияле мохит булдырырга омтылабыз.

Яшь буынга ватанпәрвәрлеккә, республикабыз һәм илебез өчен традицион рухи-әхлакый хәзинәләргә нигезләнеп тәрбия бирү – уртак бурычыбыз.

1 сентябрь – беренче сыйныфка баручы сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча дулкынландыргыч көн. Мәктәпкә керү – һәр баланың тормышында гаять әһәмиятле вакыйга.

Бүген меңәрләгән бала мәктәп бусагасын тәүге кат атлап керә, алар өчен беренче тапкыр дәрескә чакырып кыңгырау чыңлаячак. Яшь буыныбызның илебезнең патриотлары һәм лаеклы гражданнары булып үсәчәгенә шигем юк. Кадерле балалар, укуыгызда уңышлар юлдаш булсын, күңелегездә иҗат илһамы сүнмәсен! Хәерле сәгатьтә!

Хәзерге заманда белемнең артыгы юк, һәрбер яңа күнекмә фикер офыклары киңәюгә, казанышларга ирешүгә ярдәм итә. Гыйлем үзләштерүдә ару-талуны белмәгез! Сезгә бәхет, тынычлык, иминлек һәм игелек телим! Бәйрәм мөбарәк булсын!» – диелә ТР Рәисе котлавында.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев