Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүче Әминә әбигә 100 яшь тулды

Бәрәскә авылының бу урамына өченче тапкырын киләбез инде. Чөнки 90, 95 һәм 100 яшьлек юбилярлар барысы да биредә яши.

Әтнә районы Бәрәскә авылында яшәүче Әминә әби Сәләхова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. И, Ходаем әйтергә генә ансат, Яхшылап уйлый калсаң, бер гасырлык гомер бит..

Әминә әбинең үзеннән сорагач: 

- Үзем дә аптырыйм. Төнлә уянып китәм дә, Ходаем ничек шуның кадәр гомер бүләк иттең син миңа, дип Аллаһы Тәгаләгә дәшәм, - ди ул үзе.

Сугыштан соңгы авыр елларны безнең буын китаплардан укып кыга белсә дә, Әминә әби ул авырлыкларны үз җилкәсендә татыган хатын-кызларның берсе. "Урман кискән вакытларны һич оныта торган түгел кебек иде. Аллаһка шөкер, авырлары онытылды" - дисә дә, кайтып-кайтып искә ала ул елларны.

8 балага гомер бүләк итә ул. Бүгенге көндә 13  оныгы, 20 оныкчыгы бар аның. Улы Хәмит белән килене Нурсөя гаиләсендә гомер кичерә.

Юбилярны олуг юбилее белән Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Ленин исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин җитәкчелегендәге делегация котлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев