Әтнәнең узәк мәйданындагы чаралар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны белән башланып китте
***
Узәк мәйдандагы чаралар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны балалар башкаруы белән башланып китте.
Сәхнәдә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Рөстәм Хисамиев чыгышы белән башланды. Аерым алганда: - Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән барыгызны да котлыйм, ныклы сәламәтлек, саулык белән, уз дигәннәрегезгә ирешеп, куанып яшәргә язсын. Сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына иң изге теләкләремне җиткерәм. Шулай ук махсус хәрби операциядәге егетләребезгә исәнлек-саулык телим, аларның тиз арада куанып туган ягыбызга кайтуын телим, диде ул.
Моннан соң Татарстан дәүләт советы депутаты Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан җиткерелгән котлавы белән таныштырып узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев