Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Бәхетле балачакларын сугыш урлаган

Иске Өҗем төп мәктәбендә Ташчишмә авылы китапханәсе белән берлектә сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде.

Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгәннәр. Бәхетле балачакларын сугыш урлаган аларның.

Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәклеләр алар. Кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләми. Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган.

Алар бүген дә көчле рухлы, күтәренке кәефле.

Исән-сау булыгыз ак яулыклы әбиләребез, изге күңелле бабаларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев