Бөек Җиңүгә 80 ел: Күлле Киме мәктәбе укучылары Сибгат Хәким музеенда тарихны яңартты
Бөек Җиңүгә 80 ел

Бөек Җиңүгә 80 ел: Күлле Киме мәктәбе укучылары Сибгат Хәким музеенда тарихны яңартты

Күлле Киме урта мәктәбенең 2-4 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышының 80 еллыгы уңаеннан Сибгат Хәким исемендәге музейда махсус экскурсиядә катнашты.

Чара аша балалар сугыш чоры ядкарьләре, авылдашлары герой-фронтовик Шәйдулла Лотфуллинның   документлары һәм фотолары белән танышты. Экспонатларны фронтовикның кызы музейга истәлекле бүләк итеп тапшырган.

Экскурсия вакытында балаларга сугышчан авылдашларының батырлыгы, фронттагы һәм тылдагы хезмәте турында сөйләнелде.

 


Нет комментариев