Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Күлле Киме авыл җирлеге тыл ветераннары Бөек Җиңүнең 80 еллыгы медальләре белән бүләкләнде

Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилей медале — дан һәм хөрмәт символы.

Күлле Киме авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә тантаналы чара үтте.

Сугыш чоры авырлыкларын башынан үткәргән, тылда хезмәт итүче һәм җирле халкына ярдәм күрсәткән дүрт тыл ветераны — Асия Солтанова, Рәйсә Кушаева, Гөлсәгыйдәт Фазуллина, Зәйнәп Галиева — юбилей медальләре белән бүләкләнделәр. (Зәйнәп апа Галиева Бахтачы авылыннан, хәзерге вакытта балаларында тәрбияләнә).

 

Аларның батырлыгы һәм тылдагы фидакарь хезмәте бүгенге яшьләр өчен үрнәк булып тора.

Яшьләр һәм җирле җитәкчеләр ветераннарны хөрмәтләде. Күлле Киме төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Яшь армия" хәрәкәте әгъзалары, шулай ук Әтнә районы башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Фаиль Шиһапов, авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев, ветераннар советы рәисе Саимә Сабирова тантанада катнашып, геройларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы — бу Татарстан һәм бөтен Россия өчен тарихи вакыйга. Тыл ветераннарының хезмәте булмаса, фронттагы сугышчылар җиңә алмас иде. Күлле Киме авылында бүләкләү тантанасы авыл тарихын саклау, буыннар арасында патриотик тәрбияне үстерү юнәлешендә кирәкле чараларның берсе булып тора.

Әлеге чарага  "Яшь армия" хәрәкәте әгъзалары катнашуы да тарихны онытмау һәм геройларны искә алу өчен мөһим юнәлешнең берсе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев