Дан һәм хөрмәт сезгә, ветераннар!
Ташчишмә авылында авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбыз нибары икәү калган.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның саны елдан — ел кими бара. Ташчишмә авылында да алар нибары 2әү.
Ул елларның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган тыл ветераннары Хатирә апа Гарипованы, Борхан абый Сабировны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән искә алдык.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, саулык- сәләмәтлек, озын гомер телибез. Алар моңа лаек. Аларның рухи ныклыгы, түземлелеге Җиңү китерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев