Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Театр бинасында күргәзмә: дары төтене белән сугарылган өчпочмаклы хатлар, батырлык турында сөйли торган орденнар

«Сезнең тормыш - үзе батырлык»: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан геройлар турында истәлек.

Алсу Мөктәбарова

2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Шул уңайдан, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры фойесында "Сезнең тормыш – үзе батырлык"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Әтнә районында туган совет солдатлары һәм офицерларының батырлыкларын чагылдырган бу экспозиция тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән геройлар истәлегенә багышланган.

Әлеге күргәзмә районбызның 12 авыл җирлеге тарафыннан оештырыла. Аның ачылыш тантанасы 6 май көнне үткәрелде.  Бөек Ватан сугышы елларында Ватанны саклауга баскан гади кешеләрнең язмышлары турында сөйләүче фотографияләр, документлар, шәхси әйберләр һәм бүләкләр җыелмасыннан гыйбарәт. Килүчеләр фронттан вакыт үтү белән саргайган, дары төтене белән сугарылган өчпочмаклы хатларны, батырлык һәм каһарманлык турында сөйли торган орденнарны күрә алалар.

Безнең ата-бабаларыбызның кылган батырлыклары турындагы сүзләр беркемне дә битараф калдыра алмый. Шуңа күрә күргәзмәдә булган һәр яшь буын баласының үз иленең тарихына кагылырга, ата-бабалары өчен горурланырга һәм тыныч тормышның кадерен белергә мөмкинлеге бар.

"Сезнең тормыш-үзе батырлык" күргәзмәсе белән һәр теләге булган кеше дә 10 майга кадәр танышып үтә ала. Әлеге күренеш тарихның тере дәресе, кешелек тормышында куркыныч сугышта җиңгән совет кешеләренең батырлыгы, ныклыгы һәм фидакарьлеге турында искә төшерү. Ул Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген саклар һәм аны киләчәк буыннарга тапшырыр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев