Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган сугыш чоры балаларын котладылар

Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз.

9 май - ул үтә кыйммәткә төшкән Бөек Җиңү көне. Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз.
Сугыш уты белән үрелгән язмышлар беркемне дә битараф калдырмый, тыныч тормыш өчен күп көч куйган ветераннарга рәхмәтебез чиксез.
Бәйрәм уңаеннан, мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган сугыш чоры балаларын, Әтнә районы Мәдәният бүлеге җитәкчесе Абдуллина Алия Ринат кызы һәм Әтнә район мәдәният йорты директоры Бариева Инзилә Мөдәрис кызы ветераннарыбызга рәхмәт йөзеннән, саулык-сәламәтлек теләп бәйрәм белән котладылар.
Өлкәннәребез һәр туган көнгә сөенеп, дөньяларга тынычлык, аяз күк йөзе телэп , сугыш афәте бүтән кабатланмасын дип, хәер-догада торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев