Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Районкүләм «Батырлык кайтавазы» әдәби шигырь укучылар бәйгесе узды

Чарада барлыгы 54 укучы катнашты.

Әтнә үзәк китапханәсендә Ватанны саклаучылар елы, Бөек Жиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Батырлык кайтавазы” исеме астында районкүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе узды. Чарада барлыгы 54 укучы катнашты.

Бәйгедә катнашучылар Бөек Ватан сугышы, Ватанга мәхәббәт һәм аны басып алучыларга карата нәфрәт белән сугарылган шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләрне укыдылар.

Шигырь укучылар бер-берсеннән башкару осталыгы ягыннан аерылып торсалар да, шунысы бәхәссез, алар барысы да үзләренең хисләрен тамашачыга җиткеререгә тырышты.

Аларның чыгышын мөхтәрәм жюри әгъзалары бәяләде:

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, прозаик, журналист Салихов Данил Хәбибрахман улы;

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе башлыгы Шәйхиева Гөлназ Фирдинат кызы;

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Айдар Файзрахманов исемендәге Татар дәүләт фольклор ансамбленең баш администраторы Зиннатова Сәрия Фәйзылхак кызы.

“Әтнә туган якны өйрәнү музее” җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Әлфинә Илдар кызы;

Әтнә сәнгать мәктәбенең “Сәхнәдәш” Үрнәк балалар театры коллективы җитәкчесе Сафиуллина Финә Рәис кызы.

Чара  Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Рәзилә Шәрифуллинаның моңлы җырлары белән үрелеп барды.

Барлык катнашучыларга да Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, ә җиңүчеләргә Дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев