Районыбызның Казак Уртәме авылында да батырлар хөрмәтенә обелиск ачылды
***
Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын тар-мар итеп, Бөек Җиңү яулау уңаеннан Казак Уртәме авылында да һәлак булган батырлар хөрмәтенә обелиск ачылды. Биредә Куәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин булды һәм чыгыш ясады. Авылдашлары хөрмәтен олылап килгән халык шактый иде. Бик куркәм, матур обелиск булган. Монда сугышка авылдан чыгып китеп һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылардан тыш, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтучылар исемлеген дә куйганнар. Афәрин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев