1 апрель 2018 яңалыклары
-
Үгез астында калып ир-ат үлгән
Кукмара районына караган авылда яшәгән 43 яшьлек ир-ат үгез астында калган. Аны Саба үзәк хастаханәсенә китерәләр Кукмара районына караган авылда яшәгән 43 яшьлек ир-ат үгез астында калган. Аны Саба үзәк хастаханәсенә китерәләр. Зыян күрүче үз аягында була, кайтып китү турында да әйтә. Әмма озакламый алган җәрәхәтләреннән вафат була http://saby-rt.ru/news/novosti/gez-astynda-kalyp-ir-at-lgn фото...
-
Пешереп карагыз, тәмле...
Әлеге чебуреклар уңсын өчен, аның камырына кайнар су салырга кирәк. Камыр: 1 стакан су, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 3 аш кашыгы сыек май, 1 йомырка, 2,5 стакан он Эчлек: 800 грамм фарш, 1 баш суган, укроп, тоз, борыч. Әзерләү: Чебурекларның камырына кайнар су кирәк. Кайнар...
-
Беләсезме?
Апрель- язның үзенә күрә бик тә матур һәм мәшәкатьле ае. Безнең шартларда апрельдә һаваның уртача айлык температурасы +3°С ка якынлаша, ай ахырына таба кайбер көннәрне температураның +20-25°С ка кадәр җиткән еллар да шактый. Апрельдә ачык грунтта чәчү өчен чәчүлек орлыкларны барларга, тишелешләрен тикшерергә кирәк. Кишер, петрушка, укроп, аш чөгендере, салат,...
-
Иннек табын да бетерә
Татарстанда җитештерелгән кер порошогы тапларны иң яхшы чистарта торган дип табылган. Порошокларның күбесе тапларны чистарту өчен түгел, ә кергә "хуш ис бирү" өчен генә билгеләнгән, дип саный экспертлар. (Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда җитештерелгән кер юу порошогы иннек табын, шулай ук май тапларын бетерү буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Экспертлар...
-
"Аһ" диеп куюлары...
Җырлы, моңлы мәдәни чара төрле милләт халыкларының сәнгать бәйрәменә әверелде, дип хәбәр итә "Яңарыш" сайты. (Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Тубылда өлкә күләмендә узган "Себер сандугачы" бәйгесенә Тубыл шәһәре һәм районы, Вагай, Түбән Тәүде районнарыннан төрле яшьтәге катнашучылар җыелган. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итә. "Беренче көнне тамашачылар кырыкка якын төрле...
-
«50 миллиметрдан да ким булырга тиеш түгел»
- Яктылык кайтаручы жилетлар хакында төгәл генә мәгълүмат таба алмыйм. Алар нинди төстә булырга тиеш? Мин хуҗалык товарлары кибетеннән төзүчеләр һәм юл хезмәткәрләре кия торганын сатып алдым. Алар ярыймы, әллә автомобиль кибетеннән алырга кирәкме? Аны көндез киеп йөрүче водительләрне дә күргәнем бар. Бу таләп булып торамы? - Агымдагы елның 18...
-
Бер кичтә ике АЗСны талаганнар- видео
Автозаправка станциясенә һөҗүм иткән ике ир-атны Казанның Адоратский урамындагы йортларның берсендәге фатирда тоткарланганнар. 30 мартта Казанда М7 трассасындагы автозаправка станциясенә 23 яшьлек һәм 28 яшьлек ике ир-ат һөҗүм иткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Беренче һөҗүм уңышсыз тәмамланган, АЗС хезмәткәрләре каршылык күрсәткән. Аннары алар...
-
Тагын икегә артты
Җәмәгать урыннарына куелган видеокүзәтү системасының әһәмиятен беләбез инде. Видеокүзәтү Олы Әтнә үзәгендә һәм тагын берничә оешма территориясенә урнашкан. Моңа кадәр алар алтау булса, соңгы көннәрдә тагын икегә артты. Шулай итеп, сигез видеокүзәтү тәртип сагына хезмәт итә бүген.
-
Казанда “Старый амбар” трактирында янгын булды - видео
Янгын сүндерүчеләр килгәнче кунаклар һәм персонал трактирдан чыкканнар. (Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Казанда Ф.Әмирхан проспектында "Старый амбар" трактирында янгын узган төндә булды, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Янгын турында хәбәр 22.39 сәгатьтә 112 номерына килгән һәм 0.22 сәгатьтә янгынны...
-
Вазифасыннан китә
Ул 20 елдан артык бу вазифада эшли. (Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев Россия Президенты Владимир Путинга эшеннән азат итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте. Телеграм-каналда Тулеевның "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге фаҗигатурында мөрәҗәгате чыкты. "Мондый катлаулы йөк бөлән әлеге вазифада эшләү дөрес түгел", -...
-
"Алга китеш зур..."
Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә багышланган XXV көрәш турнирында 300 спортсмен катнашкан. Көрәшчеләребезнең бәйгегә киткәнлеге хакында хәбәр иткән идем. "Аллага шөкер, тренер Руслан Сафин алып киткән ир-егетләребез исән сау-кайтты,- дип хәбәр итте спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин. - 50 дән артык команда арасында Әтнә -...
-
Бер щащка щай, ун пещенье.
Кибеткә бандит керә дә кибетчедән сорый: -Исемен ничек? -Әлфия. -Минем әнинең дә исеме Әлфия, мин сиңа тимим. Аннан бер егеттән исемен сорый. - Минем исемем Сәлим, ләкин дуслар Әлфия дип тә йөртәләр. * * * Автомәктәптә имтихан бара: - Двигатель ничек эшли? - Үз сүзләрем белән мөмкинме? - Әлбәттә! -...