Кибеткә бандит керә дә кибетчедән сорый:
-Исемен ничек?
-Әлфия.
-Минем әнинең дә исеме Әлфия, мин сиңа тимим. Аннан бер егеттән исемен сорый.
- Минем исемем Сәлим, ләкин дуслар Әлфия дип тә йөртәләр.
* * *
Автомәктәптә имтихан бара:
- Двигатель ничек эшли?
- Үз сүзләрем белән мөмкинме?
- Әлбәттә!
-...
Кибеткә бандит керә дә кибетчедән сорый:
-Исемен ничек?
-Әлфия.
-Минем әнинең дә исеме Әлфия, мин сиңа тимим. Аннан бер егеттән исемен сорый.
- Минем исемем Сәлим, ләкин дуслар Әлфия дип тә йөртәләр.
* * *
Автомәктәптә имтихан бара:
- Двигатель ничек эшли?
- Үз сүзләрем белән мөмкинме?
- Әлбәттә!
- Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!
***
Бер мужик кибеттә йөргәндә папугай күрә. Бу папугайның аягыннан ике җеп асылынып тора. Килә дә берсен тарта бу моның, папугай французча сөйләшә башлый. Әйләнеп килә дә икенчесен тарта, попугай инглизчә сөйләшә башлый, мужик аңламый. Икесен берьюлы тартсам нишләр икән дип уйлый бу.Килә дә тарта папугай татарчалатып:
- Анаңны, егасың бит инде, яптырный...
***
Бер егет су коенырга килә. Шәрә килеш елгада су коена.
Шул вакыт бер кыз килә дә китап укырга утыра. Егет бер иске чиләк таба да аның белән ниен каплап ярга чыга һәм кыздан сорый:
- Син нинди китап укыйсың?
- Философия.
- Димәк, син булачак философ?
- Әйе.
- Менә, әйт әле, мин хәзер нәрсә турында уйлыйм?
- Син чиләгеңнең төбе бар дип уйлыйсың.
***
Бер ир барга керә һәм виски заказать итә.
- Күпме миннән?
- Өч доллар.
Ир кесәсеннән өч тимер доллар ала да өстәлнең өч почмагына куеп чыга. Бармен ачулана-ачулана җыеп чыга. Икенче көнгә дә шул ук хәл кабатлана, аннан соң да, һәм берничә көн... Бервакыт ир керә дә шулай ук бер стакан виски заказать итә, ләкин кәгазь биш долларлык чыгара. Бармен астыртын елмаеп кына өстәлнең ике башына илтеп куя сдачаны. Ир бер стакна вискины эчеп бетерә дә, тагын бер стакан виски заказать итеп, бармен каршына бер доллар акча чыгарып сала...
***
Казан урамы буйлап троллейбус бара. Йөртүче тукталышларны игълан итеп бара:
- Киләсе тукталыш Сыртланова.
Үтеп китәләр.
- Сыртланова тукталышы. Киләсе тукталыш Гарифьянов.
Тагын үтеп китәләр.
_ Гарифьянов. Киләсе тукталыш бертуган Касимовлар...
Шунда йөртүче янына бер бабай килә дә:
- Улым, минем фамилия Хабибуллин. Миңа кайчан төшәргә?
***
Бер чи татар Мәскәүгә килә, татарчадан башка бер сүз дз белми. Кафега тамак ялгап алырга керә, барная стойка артында негр тора.
- Бер щащка щай, ун пещенье.
- Я не понимаю тебя.
- Ну бер щащка щай, ун пещенье.
- Не, не понимаю.
- Татар өстәлгә 100 доллар акча куя да:
- Бер щащка щай, ун пещенье!
- Духовкада бәлеш тә бар, җылытыргамы?
***
Бер хатын сөяркәсе белән ята һәм шулвакыт ишектә кыңгырау тавышы ишетелә. Ире кайтканын белеп:
- Я, Ходаем, ирем бернәрсә дә сизмәслек итсәң иде...
Ходай җавап бирә:
- Ярар, ләкин сине судан үлә торган итеп ясыйм.
- Яхшы...
- Берничә ел үтә. Бу хатын су да коенмый, душка гына керә, судан ерак йөрергә тырыша. Өч ел үткәч, бу хатын курортка путевка ота. Бик уйлый, ләкин барырга карар кыла. Шулай теплоходта йөзеп барганда, шторм башлана... Хатын тагын Ходайдан ярдәм сорый:
- Я, Ходаем, минем өчен күпме халыкның гомерен өзәсенмени?
- Мин сезне өч ел җыйдым....
***
Ире командировкадан кайтып кергән, бүлмәдә статуя тора ди.
- Нәрсә бу?
- Әй, кадерлем, мин аны распродажадан алдым, Аполон статуясы, ошады, арзан да иде...
Кичке ашны ашап, йокларга яталар. Хатыны йоклап киткәч, ире тора да берничә бутерброд белән чәй ясап, статуя янына килә:
- Эй, Аполон, мә ашап ал. Алайса мин берконне сутка буе Геракл булып басып тордым, берәү дә хәтта су да китермәде.
***
Репортер урамда сораштыру үткәрә:
- Сез тартасызмы?
- Әйе.
- Ә сез беләсезме тартуның сәламәтлеккә зыянлы икәнен?
- Беләм.
- Ә сезгә ничә яшь?
- 50.
- Ничә ел тартасыз?
- 12.
- Ә сез беләсезме, әгәр тартмасагыз, шул акчагызга менә мондый машина ала алган булыр идегез. (Янәшәдә торган БЕТЛИ машинасына төртеп күрсәтә).
- Ә сез менә тартасызмы үзегез?
- Юк...
- Ә сезнең мондый машинагыз бармы?
- Юк...
- Менә күрәсезме? Ә мин тартамһәм буминем машина.
***
Бер кызны кияүгә сорап урыс, грузин һәм әрмән килә. Кыз аларга чәчәк белән килергә куша.
Башта урыс килә, ромашка тотып. Кыз чәчәкне ашарга куша, ул ашый. Грузин килә, роза чәчәге тотып. Аңа да ашарга куша. Ашый, бер көлә, бер елый. Кыз:
- Ник елыйсың?
- Чәнечкеләре очлы...
- Ник көләсең?
- Әрмән кактус тотып килә...
***
Әбиләре кияүләренең кайсы яхшырак, кайсы ныграк ярата икәнен тикшерергә була. Беренче кияү узып барганда әби суга батып ята һәм ярдәм сорый. Олы кияү коткара. Өенә кайтса капка төбендә Волга машинасы тора һәм "Яраткан киявемә яраткан әбиеңнән" дип язылган.
Икенче көнне икенче кияү үтеп бара, әби тагын елгада батып ята. Кияү йөгреп килә һәм коткара. Өенә кайтса - яңа мотоцикл "Яраткан киявемә әбиеңнән" дип язылган язу.
Өченч көнне өченче кияү үтеп бара, әби тагын елгада ярдәм сорый. Ә кияү "Беренч кияүгә - Волга, икенчесенә - мотоцикл, миңа велосипед булыр инде" дип уйлый да кайтып китә. Әби батып үлә. Кияү кайтса, капка төбендә өр яңа мерседес тора һәм "Яраткан киявемә яраткаң бабаңнан" дип язылган.
***
Ике хатын гольф уйный. Берсе тупка суга һәм ул янәшә уйнаган бер иргә килеп тия. Бу ир кулын бот арасына тыга да җиргә ава һәм авыртуга түзә алмый, ауный. Тупны суккан хатын йөгереп килә:
- Гафу итегез, мин ялгыш...
- Хәзер үтәргә тиеш, борчылмагыз, булгалый...
- Мин табиб, хәзер булышам.
Ирне аркасына яткыра, ширинкасын төшерә һәм кулын тыгып, массаж ясый башлый.
- Яхшыракмы хәзер?
- О-о-о, чыннан да яхшы.... ләкин минем баш бармак барыбер авырта.
Интернеттан алынды
Нет комментариев