Ул 20 елдан артык бу вазифада эшли.
(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев Россия Президенты Владимир Путинга эшеннән азат итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.
Телеграм-каналда Тулеевның "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге фаҗигатурында мөрәҗәгате чыкты. "Мондый катлаулы йөк бөлән әлеге вазифада эшләү дөрес түгел", - ди ул һәм Кузбасс халкына рәхмәтен белдерә, .
Аман Тулеев Кемерово губернаторы вазифасында 20 елдан артык эшли иде.
Россия Президенты губернатор вазифаларын башкаручыны билгеләячәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
Нет комментариев