15 июль 2017 яңалыклары
-
Олы Әтнә «Кояшкай» балалар бакчасының нәниләр төркемендә Сабантуй бәйрәме узды.
Мондый Сабантуйны әле сезнең күргәнегез юктыр, ә менә «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Шүрәле белән Былтырны тотып та карадылар. Чөнки бәйрәмне әнә шул ике әкияти зат алып барды быел. Атмосферасы да әкиятнеке иде. Ә көне... сабыйларга Аллаһы Тәгалә үзе бүләк ясады. Кояш. Җылы. Рәхәтләнеп уйна гына. Балалар таяк тартыштылар, аркан тарттылар,...
-
Автобусларга аерым игътибар
10 июльдән 24 июльгә кадәр республика юлларында "Куркынычсызлык маршруты" ("Безопасный маршрут") профилактик чарасы үткәрелә. Ул пассажирларны йөртүче транспорт чараларын контрольдә тотуны максат итеп куя. Пассажир йортүче транспорт чараларын контрольдә тоту буенча комплекслы профилактик чаралар үткәрелеп торуга карамастан, Россия Федерациясе юлларында хәлләр бик үк шәптән түгел. Агымдагы елның июнь-июль айларында гына...
-
Башкала белгечләре килә
Елның-елында халыкның сәламәтлеген кайгыртып, аларга тиешле, кирәкле белем бирүне максат итеп куя белгечләребез. 18 июль көнне 12 сәгатьтә Әтнә дәүләт драма театры бинасында диабет авыруыннан интегүчеләр, нәселендә шикәр авыруы булып, башлану куркынычы зур булучылар Казан дәүләт медицина университетының эндокринология кафедрасыннан килүче доцентлар, белгечләр белән очрашачаклар. - Районыбызда 200ләп кеше шикәр...
-
Кышка әзерлек эшләре башланды
Чананы җәйдән әзерләргә кушалар. Район коммуналь хуҗалыкларына караган йөздән артык котельныйларны ягулык сезонына әзерли башлаганнар. "Сигнализаторларны тикшерттек, белгечләр үзләре килеп карадылар. Шул рәвешле һәр механизмны карап чыгабыз. Оешмабызны да тикшерәләр, бүгенге көндә план нигезендәге өч елга бер була торган алты төр махсус хезмәтләр тикшерүе үтә бездә", - диде коммуналь хуҗалык...
-
Уңышка өмет юк түгел
Комыргуҗа мәктәбендә быелгы һава торышын күз алдында тотып, әнә шулай диләр. "Мәктәп яны участогында кызу эш кайный. Чәчәклекләрне чистарттык, суган түтәлләрендә чүпләрне утап бетердек. Помидорларны бәйлибез. Кыяр уңышы бераз соңгарак калды калуын. Шуңа да карамастан, кәбестә, суган, помидордан зур уңыш алуга өметләнәбез. Җәй суык булса да, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе булмый...
-
Изге эш башкарганнар
Олы Мәңгәр авылы мәчете яныннан сокланмый үтү мөмкин түгел. Мәчетнең тышкы яктан стеналары яңартылды, верандасына да ремонт ясалды. Тирә-ягын әйләндереп алу өчен коймаларын махсус заказ белән Казаннан эшләп кайтарганнар. Изге эшне күмәк хуҗалык идарәсенең матди ярдәме белән башкарып чыкканнар. Яңарту эшләрен авылның балта осталары башкарган. "Түбәсен ябуны шушы арада эшләп...
-
Өлкәннәр күз уңында
"Изгелек" социаль үзәгеннән алган хәбәрләргә караганда, оешма хезмәткәрләре ел башыннан бүгенге көнгә кадәр үзләрендә исәптә торган 357 ялгызакта булып, хәлләрен белергә өлгергәннәр. Район буенча 70 яшьтән өлкән ялгыз яшәүчеләрнең саны - 495. Һәрберсенең билгеләнгән тәрбиячесе бар, өстәвенә, туганнары да килгәләп тора. Июль аенда гына Бәрәскә, Бәрәзә, Өшкәтә авылларындагы шундый 72...
-
87 процент мәйданда урып җыелды
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 13 июльгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, республикада 89,6 мең тонна печән һәм 1433,5 мең тонна сенаж әзерләнде. Күпьеллык үләннәр 385 мең гектар мәйдан биләп, аның 80 процентында җыеп алынды инде. Ә Әтнә районында ул 87 % ук тәшкил итә.
-
Җитәкчеләр алышынды
Каникул булуга карамастан, мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек башланып китте. Үзгәрешләр дә юк түгел. Олы Мәңгәр төп мәктәбенең директоры итеп моңарчы шушы мәктәптә химия-биология фәннәре укыткан Мөхәммәтшина Гөлия Наил кызы билгеләнде. Гаиләле, ике баласы бар. Мәктәпнең элекке директоры Гарипов Ленар Тәлгать улы мәгариф бүлегенә тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары итеп...
-
Мең баш савым сыерына – яңа торак
"Таң" хуҗалыгының Кышлау фермасында савым залы булган тагын бер зур комплекс төзеп яталар. Бу хакта төзүчеләр белән сөйләштек. Элекке ИП "Төхфәтуллин" хезмәткәрләре эшли биредә. 500 баш савым сыерына исәпләнгән торакларның берсен шушы оешма егетләре төзи. Эш барышы белән прораб Фәрит Хәсәнов таныштырды. - Әлегә өч төркемгә бүленеп эшлибез. Тиешенчә, сыйфатлы...