18 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Коймак, концерт белән каршыладылар сайлаучыларны – “Әтнә таңы”
Районыбызның мәдәният йортларында сайлаучыларны киң күңел, ягымлы караш белән каршы алдылар. Күлле Киме авылы сайлау участогында килгән сайлаучылар башта бюллетеньнәр алып үз тавышларын бирделәр, аннан әзерләнгән табын артында коймак белән сыйланып концерт карадылар. - Бездә гел шулай әзерләнәләр, үзебезнең кирәкле икәнебезне белеп яшибез...- диләр алар. - Сайлау участогының күбесендә шулай...
-
100 яшьлек сугыш ветераны сайлау участогына үзе килеп тавыш биргән - "Әтнә таңы"
Казанның 100 яшьлек аксакалы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан. Салих Мөбәрәков яшь буынга әнә шул рәвешле үрнәк күрсәтүне үзенең бурычы дип саный. Казанның 252 санлы сайлау участогында шәһәрнең иң өлкән сайлаучысы тавыш биргән. Бөек Ватан сугышы ветераны Салих ага Мөбәрәков үзенең 100 яшьлек олы юбилеен күптән түгел генә билгеләп узган....
-
Әтнәдә сайлаулар күтәренке рухта уза( Олы Мәңгәрдән фоторепортаж)
Район халкы быел да елдагы традициягә тугрылыклы калып сайлауларда актив рәвештә катнашуын дәвам итә. Әлеге һәркайсыбыз өчен мөһим вакыйгадан берәү дә читтә калмаска тырыша. Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында бүген иртәдән күңелле ыгы-зыгы, җыр - моң. Гадәттә авыл кешесе бик иртә тора, мал- туарын карый, вак - төяк эшләрен төгәлли....
-
Минтимер Шаймиев: «Партии должны стать более ответственными»
Минтимер Шаймиев: «Партии должны стать более ответственными» Государственный Советник РТ уверен, что голоса татарстанцев будут услышанными Сегодня Государственный Советник РТ Минтимер Шаймиев вместе со своей супругой Сакиной Шакировной проголосовал на выборах депутатов в Государственную Думу РФ седьмого созыва. Они пришли на избирательный участок №55 в здании КНИТУ-КХТИ. Как и все...
-
88 яшьлек Яңа Әтнәле дә үз тавышын бирде
Яңа Әтнә авылыннан 88 яшьлек Хазгалиев Рәис абый да быелгы РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны бик теләп көтеп алды. "Үз аякларым белән техникумда урнашкан сайлау участогына менеп, үз тавышымны бирәм. Урамыбызны ташлы, юллы иткәннәре өчен, авыз тутырып ипи ашый алганыбыз өчен бик рәхмәтле мин Хөкүмәткә", дип, безгә гариза да яздырмады....
-
Әтнәләр дарумы, әллә акчамы?
1 октябрьгә кадәр санаулы көннәр калды. Димәк, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту яисә аннан файдалана башлау турында гариза язарга да бик аз вакыт калды дигән сүз. Дарулар өчен бүгенге көндә 766 сум 55 тиен акча каралган. Социаль пакет дип йөртелүче әлеге хезмәтләр җыелмасына нәрсәләр керүен тагын бер кат исегезгә төшерәбез....
-
Әтнәнең Каенсар участогында 12 тулып 02 минутта 100 % тавыш бирделәр
Каенсар авылы өстендә өйлә намазына чакырып моңлы азан яңгыраган бер мәлдә, соңгы сайлаучы үз тавышын бирде.
-
80 яшьлек Әтнәле юбилее көнне тавыш бирде
Тормыш булгач була бит ул могҗизалар. Районыбызның Күлле Киме авылында яшәүче, 35 ел бер урында - Күлле Киме авылында участок больницасын җитәкләгән, аның алыштыргысыз табибы булып эшләгән, аңа кадәр Күәм авылында фельдшерлык хезмәтен башкарган, илле елга якын хәбәрчелек стажы булган газетабызның актив хәбәрчесе Илсия Сафа кызы Сабированың бүген 80 яшьлек...
-
Айсинә сайлауларда беренче тапкыр үз тавышын бирде
Олы Әтнәдән Айсинә Биккинина быел беренче тапкыр сайлауда катнашты. Иртә белән үк тормыш иптәше Динар белән Олы Әтнә урта мәктәбендә урнашкан 997нче сайлау участогына килде ул. - Сайлауга иптәшем Динар белән килдем. Кәефем әйбәт, - диде ул.
-
Әтнәләр сайлау участокларына агыла
Иртәнге сәгать 10.00гә әтнәләрнең 38 проценты сайлауларда катнашты. - Сайлаулар, Аллага шөкер матур гына бара. Сайлаучылар бик актив, - ди Әтнә районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сәит Әхмәдуллин.
-
Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы беренче булып сайлады (фотоларда)
Комыргуҗа сайлау участогы да башка сайлау участоклары кебек үк сәгать 8.00 дә үз эшен башлады. Һәм 394 кешесе сайларга тиешле бу сайлау участогында сәгать 8.00 дә беренче булып, районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов үзенең тормыш иптәше Сәрия ханым белән тавышын бирде. Туган авылы халкы белән аралашырга да, сайлау участогында...
-
Әтнә сайлаучылары актив
Әтнә сайлаучылары актив РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйсы бүгенге 18 нче сентябрь иртәсен Әтнә халкы көтеп алды. Район үзәгенең Олы Әтнә мәктәбендә урнашкан- 997нче, техникум бинасындагы 998 нче сайлау участокларына килгән, бәйрәмчә киенгән, күтәренке күңелле сайлаучыларга карагач, нәкъ менә шулай уйлыйсың. Гаиләләре белән бергәләп, парлап килүчеләр дә шактый.Бәйрәмчә музыка уйнап...