Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

100 яшьлек сугыш ветераны сайлау участогына үзе килеп тавыш биргән - "Әтнә таңы"

Казанның 100 яшьлек аксакалы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан. Салих Мөбәрәков яшь буынга әнә шул рәвешле үрнәк күрсәтүне үзенең бурычы дип саный. Казанның 252 санлы сайлау участогында шәһәрнең иң өлкән сайлаучысы тавыш биргән. Бөек Ватан сугышы ветераны Салих ага Мөбәрәков үзенең 100 яшьлек олы юбилеен күптән түгел генә билгеләп узган....

Казанның 100 яшьлек аксакалы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан. Салих Мөбәрәков яшь буынга әнә шул рәвешле үрнәк күрсәтүне үзенең бурычы дип саный. Казанның 252 санлы сайлау участогында шәһәрнең иң өлкән сайлаучысы тавыш биргән. Бөек Ватан сугышы ветераны Салих ага Мөбәрәков үзенең 100 яшьлек олы юбилеен күптән түгел генә билгеләп узган.

Үзенең сайлауларда ничәнче тапкыр катнашуын ветеран инде хәтерләми дә. " Сайлауларга иртәдән килергә яратам. Бу инде безнең гаиләнең традициясенә әверелде, - ди ул. Олы яшьтә булуым моңа комачаулык итми. Үзебезнең киләчәкне үзебез сайларга тиешбез бит". Салих ага шулай ук республикада соңгы елларда булган үзгәрешләргә шатлануын белдерә. Шул рәвешле яңарышларның киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышануын белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев