Әтнәнең Каенсар участогында 12 тулып 02 минутта 100 % тавыш бирделәр
Җәмгыять

Әтнәнең Каенсар участогында 12 тулып 02 минутта 100 % тавыш бирделәр

Каенсар авылы өстендә өйлә намазына чакырып моңлы азан яңгыраган бер мәлдә, соңгы сайлаучы үз тавышын бирде.

- Бернинди ыгы-зыгы да, тавыш-гауга да булмады. Казак Үртәме авылыннан сайлаучыларны машинада китереп, илтеп куйдылар. Әйшиязларның күбесе үз машинасы белән килде. Кыскасы, сайлау процессы яхшы узды, - диделәр комиссия әгъзалары.


Нет комментариев