80 яшьлек Әтнәле юбилее көнне тавыш бирде
Тормыш булгач була бит ул могҗизалар. Районыбызның Күлле Киме авылында яшәүче, 35 ел бер урында - Күлле Киме авылында участок больницасын җитәкләгән, аның алыштыргысыз табибы булып эшләгән, аңа кадәр Күәм авылында фельдшерлык хезмәтен башкарган, илле елга якын хәбәрчелек стажы булган газетабызның актив хәбәрчесе Илсия Сафа кызы Сабированың бүген 80 яшьлек...
Тормыш булгач була бит ул могҗизалар. Районыбызның Күлле Киме авылында яшәүче, 35 ел бер урында - Күлле Киме авылында участок больницасын җитәкләгән, аның алыштыргысыз табибы булып эшләгән, аңа кадәр Күәм авылында фельдшерлык хезмәтен башкарган, илле елга якын хәбәрчелек стажы булган газетабызның актив хәбәрчесе Илсия Сафа кызы Сабированың бүген 80 яшьлек юбилее. Һәм 80 яшьлек юбиляр бүгенге тормышка шөкер итеп, киләчәгебезнең тагын да әйбәтрәк булуын теләп РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау көнендә үз тавышын бирде.
- Мин бик карт инде, күп сайлаулар күрдем, тик бүгенгесе кебек истәлеклесе булганы юк иде әле. Кем уйлаган сайлау нәкъ менә минем юбилеема туры килер дип. Бу көнне дә күрдем, Аллага шөкер, тормышымнан мин бик канәгать, тигезлегем бар, балаларым исән-сау, оныкларым, оныкчыкларым үсеп килә. Җыйнаулашып кайттылар, әти-әниләрен - безне Зөлкарь белән икебезне өебезнең түренә менгезеп утырттылар, барын әзерләделәр, котладылар. Исән-сау булсыннар. Авылдашларыма да мин бик рәхмәтле, гомер буе хөрмәт итеп яшәделәр, үзем дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Бүген сайлау участогында мине зурлап бүләкләгән җитәкчеләргә, дусларга хөрмәтем чиксез...- ди Илсия апа Сафа кызы.
Шунысы куанычлы, ике кызы Руфинә белән Румия, оныгы Руслан Илсия апа юлын сайлап, бүгенге көндә халык сәламәтлеге сагында эшлиләр. Оныклар үрнәк алырлык итеп эшли алырга да кирәк шул...
Илсия апаның бүгенге халәтен күзаллау кыен түгел, районыбызның ветераннар советы рәисе Миңгазиз абый Зиннәтов, авыл ветераннар советы рәисе Саймә апа Сабирова, авыл җирлеге рәисе Хәмит Гәрәев юбилярны ихлас күңелдән юбилее белән котладылар. Башы сайлау участогында башланса, дәвамы Илсия апаның туган йортында булды.
Без дә, "Әтнә таңы" газетасы коллективы, Сезне, Илсия апа, ихлас күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Гомер буе кешеләр сәламәтлеген кайгыртып яшәдегез, үзегез дә сәламәт булыгыз, Ходай Сезне тигезлегегездән, балаларыгыздан, оныклар, оныкчыклардан аермасын. Гел бүгенге кебек кадерле булып яшәгез. Безне дә онытмагыз, чөнки газета укучылар сезнең язмаларыгызны көтеп ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев