Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә сайлаулар күтәренке рухта уза( Олы Мәңгәрдән фоторепортаж)

Район халкы быел да елдагы традициягә тугрылыклы калып сайлауларда актив рәвештә катнашуын дәвам итә. Әлеге һәркайсыбыз өчен мөһим вакыйгадан берәү дә читтә калмаска тырыша. Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында бүген иртәдән күңелле ыгы-зыгы, җыр - моң. Гадәттә авыл кешесе бик иртә тора, мал- туарын карый, вак - төяк эшләрен төгәлли....

Район халкы быел да елдагы традициягә тугрылыклы калып сайлауларда актив рәвештә катнашуын дәвам итә. Әлеге һәркайсыбыз өчен мөһим вакыйгадан берәү дә читтә калмаска тырыша.

Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында бүген иртәдән күңелле ыгы-зыгы, җыр - моң. Гадәттә авыл кешесе бик иртә тора, мал- туарын карый, вак - төяк эшләрен төгәлли. Ә сайлау көнне бу эшләр тагын да иртәрәк башкарылып куела. Озакка сузмыйча, вакытында барып сайларга ашыга авыл кешесе. Шулай яратылган, тартып - сузганны яратмый.

Сайлау участогына да иртәнге 7 тулып 30 минутка ук килеп җитүчеләр дә бар иде инде. Иске Мәңгәр авылыннан Радик Сәфәргалиев белән Фаил Хәкимуллинга участок ачылганчы бераз сабыр итәргә туры килгән. Иң беренче тавыш бирүчеләр дә нәкъ менә шулар булган.

Ә көндезге сәгать 11.30 га барлык сайлаучыларның 70,2 проценты тавыш биргән иде инде. Шунысы кызыклы, бүген авылның 7 яшь сайлаучысы беренче тапкыр сайлау участогына аяк басты.

Беренче тапкыр сайлаган яшьләр өчен истәлек бүләкләре дә әзерләнгән. Авыл тарихына багышлап якташ галим Марсель Әхмәтҗанов һәм шагыйрь авылдашыбыз Вилдан Мәхмүт тарафыннан язылган " Олы Мәңгәр авылы тарихы" китабы чыннан да зур бүләк. Шушы истәлекле вакыйга турында бик күп еллар искә төшереп торачак ул.

Ул арада сайлау участогына шау- гөр килеп бер төркем өлкәннәр килеп керде. Сугыш елларының ачысын - төчесен татыган, сугыштан соңгы авыр елларда да яшәү көчен югалтмаган , бүгенге тормышыбызга шөкер итеп яшәгән бу буын вәкилләре илебез язмышында зур әһәмияткә ия булган мондый вакыйгадан читтә каламы соң.

- Бик авыр вакытлар булды. Ачлыгы, ялангычлыгы... Бүгенге тормышыбыз өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт. Өйләребез җылы, юлларыбыз асфальт, табыннарыбыз муллыктан сыгылып тора. Киләчәгебез дә шундый булсын, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз сугыш афәтләрен күрмәсен. Сайлауларда катнашып, без дә илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә дип килдек. - диләр алар.

Сайлаучылар арасында газета укучыларга эчтәлекле мәкаләләре белән яхшы таныш Рәүфҗан абый Закиров килеп керде.

- Сайлауларда бик теләп катнашам. Мондый көнне ни җаның белән өйдә утырасың инде. Илебездә бик матур үзгәрешләр бара. Тагын да яхшырак булсын дип үз тавышымны бирәм,- ди ул.

Әнә шундый күтәренке рухта үтә Олы Мәңгәр авылында бу мөһим вакыйга. Авылның бер кешесе дә читтә калмый дисәм дә ялгышмам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев