20 март 2018 яңалыклары
-
"Кырмыска оясы"
Башта 1 кап ак майны (майлылыгы 82 яисә 72 проценттан да ким булмаганны) эретергә куям. Ул эреп беткәндәрәк 3 аш кашыгы шикәр комы салам. Әкрен генә болгата-болгата шикәрне эретеп бетерәм. Май суынуга, өстенә 3 аш кашыгы каймак (кибетнекен) салам, аннары онга 2 чәй калагы камыр йомшарткыч өстим дә каты гына...
-
Автомобиль ремонтына иминият акчасы арта
Татарстанның Монополиягә каршы көрәш идарәсе белешмәләрдә запас частьләр бәясе законга каршы килүен раслады. (Казан, 20 март, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). РФнең Монополиягә каршы көрәш хезмәте идарәсенең Татарстан бүлеге Россия автомобильчеләр союзы белешмәләрендәге запас частьлар бәяләрендә кимчелекләр тапкан. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында ТР Монополиягә каршы көрәш хезмәте идарәсе җитәкчесе...
-
Халыкара күзәтүчеләр Татарстанда сайлауга югары бәя биргән
Республикада төрле оешмалардан 45 халыкара күзәтүче эшләде. (Казан, 20 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлау көнне 45 халыкара күзәтүче эшләде. Алар республикада сайлау процессын үткәрү дәрәҗәсен югары бәяләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов комиссиянең 22 нче утырышында хәбәр итте. Мидхәт Шаһиәхмәтов...
-
Сөенечле хәбәр...
Балтачтан сөенечле хәбәр: "Алчәчәк" бию коллективы икенче турга үткән. Уңышлар телик...
-
Шигырь укудан тәм табып буламы? Укучылардан сорагыз...
Алар әйбәтрәк җавап бирер. Иртәгә нинди көн икәнен беләсезме, юктыр, ә алар белә. Иртәгә, 21 март- Шигърият көне. Менә шул уңайдан Яңа Шашы китапханәсендә мәктәп укучылары шигырь язучы якташлары белән очраштылар. - Кунакка Чембулат авылында яшәүче, лаеклы ялдагы китапханәчебез Әхмәдуллина Гөлсинә Гатаулла кызын чакырдык. Ул безне үзенең тормыш һәм иҗат...
-
Россиядә «ЕГЭ» ны бетерергә уйлыйлар
Дәүләт Думасына шундый проект кертәчәкләр. Бу турыда мәгариф һәм фән буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев хәбәр итә. Белем алуга түгел, «дрессировкага» көйләнгән, балаларны, әти-әниләрне туйдырган БДИны бетерү -әлеге закон проектының асылы шул. Традицион имтиханнарга кайту күздә тотыла. Бу белем бирү процессын да яхшыртачак. Балалар югары сыйныфларда БДИга...
-
"Алчәчәк"ләр чыгыш ясады, "Конфетки" көтә...- фотолар
Балтачта чыгыш ясаучы йолдызчыкларыбыз өчен борчыласызмы, онлайн карау мөмкинлеге булмаса, белеп торыгыз, "...әлегә йолдызчыкларыбыз уңышлы чыгыш ясыйлар, "Алчәчәк" бию коллективы чыгыш ясады, "Конфетки" көтә, ялгыз номерларның кайберләрен карадылар",- дип хәбәр итте мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗанова. Ул салган фотоларны карый торыгыз.
-
"Йолдызлык..." ны онлайн карагыз!
Прямая трансляция зонального этапа XVIII ОРТМФЭИ "Созвездие-Йолдызлык" в пгт. Балтаси 20.03.2018 карар өчен шушы сылтамага басыгыз: http://www.yold.ru/node/66562
-
Үлгәнме, үтерелгәнме?
65 ел элек халыклар юлбашчысының гомере өзелгән. Сталин баш миенә кан саву нәтиҗәсендә үлгән, дигән фараз бар. Инсульт. Ләкин моңа күпләр ышанмый. "Сталинны ничек үтергәннәр?", "Сталин һәм Христос", "Сталин ничек коррупцияне җиңгән?" дигән китаплар авторы Николай Над Иосиф Виссарионовичның үлеменә дәүләт түңкәрелеше гаепле дип исәпли. Заговорны Лаврентий Берия оештыра. Ләкин...
-
Цирк трагедиясе... - видеода!
Артист "Цирка Мстислава Запашного" Антон Мартынов, сорвавшийся с высоты во время выступления в Элисте, умер при транспортировке в Ростов-на-Дону, сообщает пресс-служба цирка. "Очень тяжело писать и осознавать данную весть… Сегодня ночью перед транспортировкой из Элисты до Ростова-на-Дону у Антона остановилось сердце", - говорится в группе "Цирка Мстислава Запашного" в "ВКонтакте"....
-
"Саба районыннан алып кайттык"
Бүген, 20 март көнне, безнең районда тарихи вакыйга -республикакүләм «1941-1945 елгы сугыш хатлары» күргәзмәсенең ачылышы. Бу чара "Тарихи хәтер" дигән проектның Бөек Ватан сугышы фронтыннан килгән хатларны халык күңелендә саклау, мәңгеләштерү максатыннан уздырыла. Күргәзмә республикабызның һәр районында да уздырылачак, һәр районның хатларын күрсәтәчәк. "Без бу күргәзмәне Саба районыннан эстафета итеп...
-
Әтнәнең 47 йолдызчыгы Балтачта сынау үтә
Бүген, 20 мартта, Балтачта "Созвездие-Йолдызлык - 2018" нең зона этабы бара. "Ул әле яңа гына башланып китте", - дип яза Балтачтагы каләмдәшләребез. Хәерле сәгатьтә булсын! Сайлап алу турына Биектаудан - 295, Әтнәдән - 47, Теләчедән - 140, Кукмарадан -160 , Сабадан - 194, Арчадан 187 кеше килгән. Барлыгы 1327 чыгыш...
-
85 яшьлек бабайга кул чабыгыз, бар хикмәт тә шунда...
Бүген, 20 мартта, Яңа Әтнә, РТС мәдәният йортында "Балкыш" фестиваленең гала концерты була. Кичке 7 дә башлана. Бушлай. Белми калмагыз, ветераннар чыгышларының каймагы монда. "Утызлап чыгыш бар. Ветераннарыбыз репетицияләргә киләләр, сокланып карыйбыз. 85 яшьлек Гарифулла бабай гына ни тора, гармунда бик матур итеп татар халык көйләрен уйный, шигырь белән теләкләрен...
-
“Начальство яшәгән урамнарда сүнми...”
"Сайлауга кадәр янмаган ут. Сайлаудан соң янмас инде, өметләнәсе дә юк..."- Олы Әтнә авылының кайбер урамнарында, аеруча ферма ягында, Чәбедә яшәүчеләр әнә шулай диләр. Өметсезлектән дә начар нәрсә юк адәм баласында, аннан кала ачу белән нәфрәт кенә бар... Ник юк ут? Кичен урамнар әйләнгәндә балкып утырган район үзәгенә ни булган?...
-
Ике кеше үлгән...
Беренче мәгълүматлар буенча, авариядә ике кеше үлгән, биш кеше зыян күргән. (Казан, 20 март, "Татар-информ"). Татарстанда трассада микроавтобус һәм «ГАЗель» бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Бу хакта хәбәр 112 ашыгыч хезмәтенә иртәнге 5:36 килгән. Ачыкланганча, Казан -...